Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ырымнар алдамыйлар

Күп кенә ырымнар – алар кодлаштырылган информация, төрле буыннарның гомуми тәҗрибәсе булып санала. Электән үк килгән ырымнарга бүгенге күзлектән чыгып нинди аңлатма бирелә соң?

Почмакка утырма – юкса җиде ел гомерең аңлаша алмыйча узар. Әле алай гына да түгел икән, кешегә төбәлгән чыгып торган өстәл яки шкаф почмагы кешене хисләрдән генә мәхрүм итеп калмый, ә акчадан, сәламәтлектән, уңышлардан аера торган тискәре информаөия дә җибәрә икән.

Тупса аша хушлашма – ачуланышырсың. Барысы да дөрес: тупса – ике дөньяны аеручы энергетик каршылык. Бер якта “үзеңнеке”, икенче якта - “читнеке”. Күзгә күренми торган чик бәйләнеш урнаштырырга комачаулый - “теге дөньядан бу дөньяга” бирелүче әйберләр дә, энергия дә икесе өчен дә югала. Менә шулай килеп чыга, бәйләнештә катнашучылар өчен бәйләнеш юкка чыга.

Начар кәеф белән ашарга әзерләмә, ди безнең әниләр һәм әбиләр. Өлкән буын, һичшиксез, хаклы: азык-төлек әйләнә-тирәдәге энергияне сендерә, ә без бу ризыкны ашап, калорияләр һәм витаминнар белән бергә тиешле энергетик көч алабыз. Ызгыш-талашлар, чираттагы терактлар турындагы хәбәрләр яки начар эмоцияләр, телевизордан караган ужастиклар белән “зарарланган” борщ һәм котлетлар гаиләгезне агуларга да сәләтле.

Артымда торма, дибез без, артыбызда якын, туган кешебез торса да. Эш арттан качып килүче дошманнан саклану инстинктында түгел, ә арттан ышанычлы таяныч булмауда. Сезнең артыгызда һәрвакыт стена яки ширма булырга тиеш.

Үзеңне почмакка куып кертмә. Почмак кеше энергиясен суырырга сәләтле дип санала. Юкка гына электән үк шаярган баланы почмакка каратып бастырмаганнар – хулиган энергиясенең артыгы шунда калсын дигәннәр.

Ватык көзгегә карама. Ватык көзгеләр генә түгел, ә рәсемле көзгеләр дә, чагылышны бозып күрсәтә торган көзгеле плиткалар да зыянлы. Болар барысы да энергетиканы ваклый, җимерә һәм бу беренче чиратта, сәламәтлеккә зарар китерә.

Кесәдәге көзге дошманнан саклый. Начар кеше белән очрашканда кесәгә салынган көзге ярдәм итә. Ул аның бөтен начар уйларын, теләкләрен һәм сезгә юнәлдерелгән тискәре энергиясен читкә җибәрәчәк. Һәм начар тәэсирләрдән өйне саклау өчен ишек яки тәрәзә өстенә көзге элеп куярга киңәш итәләр.

Үзеңдә күрсәтмә, дип кисәтәләр кешенең ниндидер кимчелеге турында сөйләүче кешене. Бу очракта күз тиюнең механизмы шундый: бармак белән күрсәтеп, без энергетик заряд җибәрәбез. Бер үк вакытта авыруны күрсәтеп, бу зарядка тиешле бизәлеш бирәбез: аны үзебезгә кертәбез.

Ярты юлдан борылма – юлың уңмаячак. Әгәр кире кайтырга туры килсә – көчегезне (өйдән көч алыгыз), көзгегә карагыз (көзгедә чагылып, энергия ике тапкырга арта).

Йөз еллар буена безнең балаларыбыз тупланган бу акыллы фикерләргә җиңел генә караргамы – юкмы – анысын сезгә хәл итәргә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев