Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йөрәктә дәрт барда... ФОТО, ВИДЕО

Комазан Башы халкы инде менә ун ел рәттән яшьлек елларын искә алып – “Авыл көне”н уздыра. Быелгы юбилей елы да тирә-як шәһәрләргә таралышкан кош балаларын бергә җыйган. 21 июль көнне бәйрәмгә авыл бишегендә тәрбияләнеп үскән 150ләп кунак кайткан.

Мамадыш районының иң гүзәл почмагына урнашкан Камазан Башы инде нык кына картайса да, җәйге каникулда шәһәрдән кайткан онык-оныкчыклар белән тула. Табигате генә түгел, кешеләре дә бик кунакчыл һәм юмарт аның. Шуның кадәр дус-тату яшиләр. “Без барыбыз да бер зур гаилә балалары кебек”, - ди комазанбашлылар.

Бу көнне туган нигезләре бикле булган авылдашлар да зарыгып көтә икән. “Кайчандыр гөр килеп торган тыкрыклардан, су буйларыннан – яшьлек сукмакларыннан узабыз”, - ди алары.

Очрашу кичәсе һәр елны июль аеның соңгы ял көннәрендә уза иде. Быел Казанский бәйрәменә туры китереп ясаганнар. Авыл өчен икеләтә бәйрәм булган – бу яклар Казанскийга зиратка – бакыйлыкка күчкән якыннары өстенә бара. Күпләргә үрнәк традиция буенча, быел да бәйрәм алдыннан, җәй буе үскән үләннәрне чабып, ауган карт агачларны кисеп, кеше килешкә, кабер өсләрен чистартканнар. Коймалары да яңартылган, ялт иткән зират әллә каян күренеп, күңел куандырып тора. “Авыл көне – бөтен ыру-нәселләребезнең бәйрәме, безне бәхилләп ятсыннар”, - диде оештыручыларның берсе булган Галина Родионова. Ун ел элек, әле бер якта да булмаган мондый авыл җыенын оештыру идеясе дә шулай дуслар белән аралашып утырганда туа.

Гомер узган саен, яшьлек еллары, дуслары ныграк искә төшә. Балалар үсеп-җитеп бераз бушангач, нәкъ тә теге җилкенчәк вакытларны искә алып, рәхәтләнеп биисе килә башлады. Әйдәгез, клубта 80нче еллар дискәтүге ясыйк әле, дип шалтыраткаладым авылдашларга. Барысы да хуплап алды. Беренче елны да галәмәт күп кеше кайткан иде”, - дип, истәлекләре белән бүлеште Ырыйлар Галясы.

Ошап китә, очрашу кичәсен һәр елны да уздырырга сүз куешалар. “Авыл көне”н оештыру өчен тырышып йөргән Гәрәчемнәр кызы Елизавета Васильевага, Кунаклар балалары Матрёна һәм Нина Павловаларга, Япарлар кызлары Нина һәм Тамара Алексееваларга, Ырыйлар кызы Галина Родионовага, Учыплар балалары Осиповларга, Абый Иваннары малае Валентин Васильевка һәм Бәчүкәләр килене Мария Васильевага авылдашлар чиксез рәхмәтле. Нәкъ тә шушы кешеләр бөтен авылны бергә туплый.

Кичен барысы да, гармуннарын, күчтәнәчләрен алып, авыл клубына җыела. Бер якта зур өстәл ясап, кара-каршы җырлашып, авылдашлар берсен-берсе алып кайткан күчтәнәчләре белән сыйлыйлар. Төп бәйрәм клубта уза. Төрледән-төрле, кызыклы уеннар, “Түгәрәкле”, “Чүпләмле”, “Тыкрыклы” уйныйлар, мәзәкләр сөйләшеп көлешәләр, яшь чактагы бию көйләренә сыздырып биеп, күңел ачалар. Сәхнәгә менеп авыл көен, яраткан җыруларын сузалар. Быел бәйрәмгә Мамадышның “Урагай” фольклор ансамбле дә кайткан. Авыл фольклор коллективы да матур чыгышлары белән сөендергән. Кунаклар, матур милли костюмнар киеп, дөнья халыклары биюләрен дә биегәннәр. Уен таң атканчы дәвам иткән.

Шулай ипләп кенә, үзебезчә, гади итеп бәйрәм итә Комазан Башы халкы. Бүләкләрен дә, сый-хөрмәтен дә үзләре белән алып кайталар. Башка бәйрәмнәрдә дә, олы эшләр башкарганда да күмәк алар.

Шулай бер җыелышып, очрашып, хәл-әхвәл сорашып, бергә уйнап үскән яшьтәшләр белән ял итеп алу, кеше күңеле, йөрәге өчен, минемчә, иң кирәк нәрсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы,так держать