Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Вадим Захаров турында кызыклы фактлар

Вадим Захаров – халык мәхәббәтен яулаган җырчы. Һәрвакыт елмаеп тора: сәхнәдә дә, тормышта да. Нечкә хисле, моңлы җырчы. Керәшен халкының мәдәниятен, сәнгатен саклап калуда да аның өлеше зур

Кечкенәдән җырчы булырга хыялланган. Күрше малайлары боевиклар караган вакытта ул концертлар тыңлаган һәм үзенең сәхнәдә чыгыш ясаячагын күз алдына китергән.

Мәктәптә иң яратмаган фәне - физкультура.

Җырчы карьерасы башлангач, үз-үзенә керәшен кызына өйләнәм дип сүз биргән.

Хатыны Лариса белән радиодагы белдерү аша танышканнар. Әлеге белдерүне Лариса биргән була. Хәзер Лариса һәм Вадим Захаровлар ике кыз үстерәләр.

Гаиләдә башка артистлар юк. Вадимга биш яшь булганда, аңа бабасы гармун алып биргән. Артист шул гармунда әбисенең уйнаганын да хәтерли. Әтисе дә элегрәк гармунда уйнаган.

Вадим Захаровның хит булган «Көттермәсәк иде әнкәйләрне», «Урамнар буйлап" җырларын Айдар Тимербаев иҗат иткән.

Вадим Захаровның төп максаты - эшләү, балаларын үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев