Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәүгә багышланган акцияне башлыйбыз! Видео

Керәшеннәрнең күренекле шагыйре, укытучы, священник Яков Емельяновның тууына быел 170 ел булды

Шагыйрь керәшеннәр дөньясына ике китабы, священник хезмәте, “Җырчы Җәкәү” псевдонимы белән кереп калган. Бу зур датаны керәшен җәмәгатьчелеге 7 сентябрь көнне фәнни-практик конференция уздырып искә алачак.

“Туганайлар” редакциясе дә Яков Емельяновның 170 еллыгына багышланган “Җырчы Җәкәү безнең күңелләрдә” дип исемләнгән акция башлап  җибәрә. Акция шартлары түбәндәгечә. Эстафета “таягын” кабул итеп алгач, сезгә Яков Емельяновның “Җәшнә, Кояш, җалтыра” дип исемләнгән китабыннан күңелегезгә хуш килгән шигырьне сайлап, кечкенә генә видеоролик төшереп, “Туганайлар” группасына, яки “Вконтакте”, “Instagram” социаль челтәрләрендәге аккаунтларыгызда #җырчыҗәкәүбезнеңкүңелләрдә   хештеге белән урнаштырырга кирәк булачак. Видеороликның сюжеты cезнең фантазиядән тора. Әйе, эстафетаны үзегездән соң ике дустыгызга бирергә онытмагыз!   

Акция эстафетасын редакциябезнең яшь журналисты Милена Новикова башкаруындагы шигырь белән башлыйбыз. Ул эстафетаны "Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремовага һәм Яр Чаллы керәшен яшьләре хәрәкәте активисты Артур Саляхиевка тапшыра. Акциядә сез дә, карендәшләр, актив катнашырсыз дип ышанабыз! Уңышлар сезгә!

Акция 25 декабрьга кадәр дәвам итәчәк.

“Җәшнә, Кояш, җалтыра” Яков Емельянов шигырьләре

Фото: ru.wikipedia.org

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев