Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү җортында халык биюләренә багышланган семинар үткәрәчәкләр

Семинарны республиканың мәдәният министрлыгы, Җәкәү җорты һәм Казан дәүләт мәдәният институты берлектә уздыра

28 сентябрь көнне Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә халык биюләре үзенчәлегенә багышланган семинар  була.

Семинарның максаты – культура хезмәткәрләренең, хореографларның, фольклор коллективлары җитәкчеләренең керәшен халкының бию традициясе тармагындагы профессиональ осталыгын һәм белемнәрен арттыру.

Анда, шулай ук, керәшен биюен башкару алымнарына кагылышлы мәсьәләләр каралачак.“Этнография и танцевальный фольклор народов Среднего Поволжья” китабының презентациясе дә була. Семинар барышында фольклор коллективларның җитәкчеләре һәм хореографлар өчен махсус әдәбият тәкъдим ителә.

Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы Оксана Коваленко – хатын-кызлар биюе, ә “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең бию төркеме репетиторы, балет артисты Радик Шәйхетдинов ирләр биюе техникасы буенча мастер-класс уздырачаклар.

Соңыннан анда катнашучыларга сертификатлар тапшырыла. Семинар иртәнге сәгать 10да Я.Емельянов исемендәге үзәктә (М.Худяков урамы, 11нче йорт) башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев