Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү җортына "Кәсилә" һәм "Көмеш тәңкә" ансамбльләре килде

Кичә Мамадыш керәшеннәре айлыгы кысаларында үткәрелде

22 сентябрь көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Мамадышның "Кәсилә" һәм "Көмеш тәңкә" керәшен фольклор ансамбльләренең кичәсе булды. Урманчы авыл җирлеге һәм Җөри авылыннан килгән ансамбльләр тамашачыны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар.
Республикакүләм танылу алган Питрау керәшен мәдәнияте фестивале уздырыла торган Җөри төбәгеннән килгән фольклор коллектив кичәгә дәртле башлангыч бирде. Коллектив Җөри һәм Кумырык авыллары көйләрен җырладылар, матур итеп "Ышкып бию"не башкардылар. “Көмеш тәңкә” фольклор ансамбленең керәшен мәдәниятен саклау, торгызу һәм үстерү буенча зур эш алып баруы бу кичәдә дә яхшы күренде. Коллектив чын итеп, җиренә җиткереп, үз авылларындагыча "Йөзек салу" йоласын күрсәтте.
Залда утыручылар да җөрилеләрнең яхшы энергиясенә битараф кала алмады: кызыксындырган сорауларын яудырдылар, хәтта, өсләренә кигән күлмәкләренең килешлегенә, матурлыгына, беләзек һәм алкаларының зәвыклыгына да зур игътибар бирделәр.
 

“Көмеш тәңкә” фольклор ансамбле 1992 елның октябрь аенда Римма Игнатьева тарафыннан оештырыла. Ансамбльнең репертуары бик бай: бу 135тән артык керәшен җыры һәм йоласы. Коллективның репертуары әледән-әле яңа җырлар һәм фольклор композицияләр белән тулыланып тора.

Урманчы авыл җирлегеннән килгән "Кәсилә" ансамбле аеруча да үзенчәлекле булды. Алар бер-берсенә охшамаган, озын һәм дәртле авыл көйләрен шулкадәр аутентик итеп башкардылар. Үзләренең чыгышларын алар иман җыруыннан башладылар.
"Безнең җирлектә руслар, татарлар һәм керәшеннәр бергә тату-дус яшиләр. 90нчы елларда оештырылган бу ансамблебез төрле вакытларны кичерде. Инде тарала да башлаган идек. Бүген үзебезнең шушы якты Керәшен җортына килгәч, илһам алдык, алда безне, һичшиксез, яңарыш көтәр", - дип сөйләде ансамбльгә йөрүчеләр.
Тамашачылар "кәсилә" сүзе белән дә кызыксындылар. "Кәсилә - элек кияүгә чыгучы кызларның бер як җилкә өстеннән киеп куела торган тәңкәле калып тасма. Кәсиләдәге тәңкәләр никадәр күп булса, кыз шулкадәр бай булган", - дип аңлаттылар. Чыннан да, исеме җисеменә туры килә бу ансамбльнең: үзләре матур, ә көйләре һәм җырыулары "тапталмаган".

Кичә азагында ике ансамбль кара-каршы җыру әйтте, дәррәү кубып "Өчле" биюен биеделәр. Мамадышлылар белән килгән кунаклар рәхәтләнеп кич утырдылар.

Мамадыш районының Җөри авылы  “Көмеш тәңкә” фольклор ансамбле 1992 елның октябрь аенда Р.К. Игнатьева тарафыннан оештырыла. Ансамбльга 40 яшьтән 70 яшькәчә җыр-моңга битараф булмаган 10 кеше йөри: Андреева Н.Г., Петрова М.А., Никитина Н.И., Гаврилова А.П., Игнатьева Р.К., Новикова Е.А., Михайлова Е.М., Иванова Г.Р., Никитина Р.А., Тимофеева Т.А.

Ансамбльнең репертуары бик бай: бу 135тән артык керәшен җыры һәм йоласы. Коллективның репертуары әледән-әле яңа җырлар һәм фольклор композицияләр белән тулыланып тора.

“Көмеш тәңкә” фольклор ансамбле керәшен мәдәниятен саклау, торгызу һәм үстерү буенча эш алып бара.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kmesh-tk-folklor-ansamble-turynda-kyzykly-faktlar

Әлеге чара Мамадыш керәшеннәре айлыгы кысаларында үткәрелде. 30 сентябрь көнне Җырчы Җәкәү җортында айлыкның йомгаклау кичәсе булачак, Комазан башы һәм Албай авылларыннан фольклор коллективлар килүе көтелә.


Кичәдән фоторепортаж карагыз. Чараны "Туганайлар" Инстаграмда туры эфирда күрсәтте. Аның видеоязмасын да карарга була. Тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.

Фото: Культурный центр им. Я.Е. Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев