Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Язмыш сынавы

И, Ходаем, күпме сынаулар аша үткәрәсең син адәм балаларын?! Кемнәрнедер олыгайган көннәрендә йорт-нигезеннән кузгатып, казна йортына илтеп тыгасың. Кемнәргәдер бала чактан ук иңнәренә күтәрә алмастай тормыш йөген саласың. Нишләрләр икән, дип, читтән күзәтәсең дә сыман... Алай да, "яраткан бәндәмә, күтәрә алганча гына бирермен" дигәнең дә бар. Бүгенге язмабыз әти-әниләреннән калып,...

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында яшәп ятучы бу гаиләне безгә үрнәк итеп тә, гыйбрәт итеп тә к үрсәттеләр. Ата-анасыннан ятим булып өелеп калган биш баладан авылда бүген Надежда, Любовь һәм Петр яши. Аларда кунакта булып, бүгенге матур тормышларын үз күзләребез белән күреп, үз авызларыннан гыйбрәтле язмышлары турында сөйләтеп кайттык. Ишеткән-күргәннәрне укучыларыбызга да җиткерәбез.

Ятим калгач
- Әти-әниебез икесе дә шушы авыл кешеләре,- дип сөйләп китте Надежда Матросова (хәзер Корнюкова). - Әниебез Вера сыер савучы, әтиебез Николай терлек караучы булып эшли иделәр. Авылда элек шулай иде бит, фермалар гөрләп тора, терлекләр җитәрлек. Күп кеше фермада эшләп көн күрә. 1993 елда әти үлеп китте, рак диделәр. Аннан, 1994 елда җәй көне, әнинең гомере өзелде, йөрәге тотты...

Ул вакытта миңа 14 яшь, көзен 9 нчы класска барасы. Мин олысы. Миннән соң тагын 4 бала. Иң кечкенәбезгә 5 яшь. Әби-бабай юк. Бик якын туганнар да юк, якыннары еракта. "Балаларны беркая да җибәрмим. Үзем карыйм", - дип, өзгәләнеп җыладым. Хәлемә керделәр. Документлар җыйдылар, ерак туганыбыз Воробьева Александра түтине опекун итеп билгеләделәр. Җыелышып калдык өйдә. Ике елдан әнинең Пермьдагы бертуганы авылга күченеп кайтты.

- 14 яшьлек кыз-балага тормышны алып бару җиңел булмагандыр. Ничек яшәдегез?

- Җиңел булмады инде. Ишегалды тулы терлек-туар: сыеры, дуңгызы, әллә ничә сарыгы, казы, тавыгы. Мал каравы да авыр, авыл булгач, малсыз да яшәп булмый. Аннан аларның әкрен-әкрен баш саннарын киметтек. Сыерларны алыштырып йөрү хәтергә нык кереп калды. Аларның берсе яшь, берсе карт иде. Картын алыштырдык. Яше озак та яшәр, сөт тә к үп бирер, д ип у йладык. Без дигәнчә генә булып чыкмады. Ул елны яшь сыерыбыз кысыр калды.

Печән, салам, утынны колхоздан сорап бара идек. Колхоз эшләгән вакытлар бит әле, булыштылар. Көзен утынны кисеп тә бирәләр иде. Күрше-күләннең дә, авылдашларның да ярдәме булды инде. Бәрәңгене дә җыелышып утырта, ала идек. Булыштылар, без барысына бик рәхмәтле. Кирәк әйберләрне пособие-пенсия акчасына сатып алдык.

Район да ярдәменнән ташламады. Бәйрәмнәргә барыбызны да Кайбычка чакыралар иде.

Көн артыннан көн үтә...

- Әни 32 яшендә үлде, әтигә 39 яшь иде. Инде үзебез алар яшенә җиттек,- дип сүзгә кушыла сеңлесе Люба. - Күз алдына китерәбез дә, исләребез китә. Биш бала бит, беребездән-беребез кечерәк. Кечкенәләр өчен әти дә, әни дә булырга туры килде. Күп нәрсәләр онытылган да инде. 22 ел вакыт үтеп киткән бит.

- Утырып елаган вакытлар байтак булды. Күземдәге яшьләрем дә кибеп бетте кебек инде,- ди бар авырлыкны үз җилкәләрендә к үтәргән Надя. - Иртүк торып мичкә ягам. Кечерәкләрен бакчага илтәсе. Мәктәптән кайтырга, өй инде суынган була. Терлекләрне дә карыйсы. Укуны да алып барырга кирәк. Өйдә дә эш бетәрлек түгел. Әллә укуны ташларга микән, эшкә чыгыйм мәллә, дигән уйлар килде. "Укуыңны ташлама, урта белем алырга кирәк. Әле акчасы да килеп тора бит",- дип күндерделәр. М әктәпнетәмамлаганнан соң инде укып булмады. Үземнең улларыма (алар минем өчәү), укыгыз, кеше булырсыз, дип гел әйтеп торам. Минем укырга мөмкинлегем булмады, сезгә мөмкинлек җ итәрлек, дим. Укыган булсам, бәлки мин дә фермада сыер савучы булып калмаган булыр идем. Эше булып торуы әйбәт инде анысы. Тик авыр, акчаны да вакытында түләмиләр.

- Надя укып бетергәч тә кияүгә китте. Аннан мин калдым инде олы кеше урынына,- ди Люба. - Миннән соң туган сеңлем, энеләрем мәктәптән яхшы билгеләргә генә укып чыктылар.

- Алар кайда яшиләр? Үз семьяларын кордылармы?

- Сеңлебез Марина хәзер Зеленодолда тора. Кияүдә. Бездә малайлар булса, анда ике кыз үсә. Поварлыкка укыды, кафеда эшли. Бик матур яшиләр. Энеләребезнең берсе, Петр - авылда әти-әни йортында яши. Әле өйләнмәгән. Читкә китеп, төзелеш эшләрендә йөри. Кыш көннәрендә өйнең җылысын сүндереп торабыз. Ул вакытта энебез бездә яшәп тора,- ди Л юба. - Төпчегебез, Александр, ике ел элек, 24 яшендә а рабыздан к итте. Ул да төзелештә эшли иде, егылып төшеп җилкәсен авырттырды. Вакытында дөрес диагноз к уя а лмадылар. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәндә, соң иде инде.

Ходай биргән олы сынауны менә шулай күтәрәләр Вера белән Николайның балалары. Туганнарын шулай саклап җыеп калганына, күтәрә алмастай йөкне үз җилкәләренә салганына бер дә үкенми кыз бала Надя. "Аллага шөкер, азып-тузып, ким-хур булып йөрмәдек, кеше балаларыннан калышмадык,"- ди ул.

Шулайдыр. Алай булмаса, авылның хөрмәткә ия, тырыш гаиләләренә килен булып төшмәсләр иде. Авылда бит анда һәркем күз алдында.
Киленнәр булып бер урамда яшиләр алар. Төп йортлары да шул ук урамда. Надялардан Любаларның өйләре күренеп кенә тора. Күренмәслек тә түгел, ике катлы итеп күтәргәннәр. Өй эчләре дә әйләнеп чыккысыз. Фермер хуҗалык булып торалар, бәрәңге үстерәләр.

Әнә бит, абзарлары тулы мал-туар, тормышлары җитеш. Балалары үсә. Надяның ире Валерий авылда агроном булып эшли. Без килгәндә ишегалдында терлекләр карап йөри иде. Менә шулай, әле дә бер-берләреннән ерак китми, бер-берсен ташламый көн күреп яталар Матросовлар. Туган нигезне дә онытмыйлар. Әти-әниләренең, энеләренең үлгән көннәрен туган йортларына җыелып искә алалар.

Евдокия ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев