Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшьләр — туган тел турында

Керәшен яшьләре белән туган тел турында сөйләштек

Туган тел һәркем өчен кадерле, чөнки ул – тормыш чыганагы. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та юкка чыга. Туган телне ярату, белү, аны саклау – һәммәбезнең төп бурычы. Керәшен яшьләренең бу мәсьәләгә карашы, мөнәсәбәте ничек? Алар туган телдә сөйләшәләрме? Үз телләренең киләчәктәге язмышы турында ни уйлыйлар? Үзем сөйләшкән егетләр һәм кызларның фикерләрен  сезгә дә җиткерергә булдым.

 Алёна ЕВДОКИМОВА, Яр Чаллы шәһәре керәшен оешмасы бүлегенең яшь активисты:

– Без туганнар белән булганда үз теле бездә сөйләшәбез. Кечкенә чакта шу лай өйрәттеләр. Әгәр кешенең татарча сөй ләшкәнен белсәм, үзем дә әңгәмәне шул телдә дәвам итәм. Хәзерге вакытта күп әти-ән и туган телен белми һәм аны өйрәтү вазыйфасын балалар бакчасына, мәктәпкә, этнолагерьга тапшыра. Болай эшләү дөрес түгел дип уйлыйм. Әгәр алар үзләре бала белән туган телдә аралашмаса, туган тел алга таба бүтән буыннарга күчмәс. Иң мөһиме, әти-әни балада туган телгә мәхәббәт уятырга, аның әһәмиятен аңлатырга тиеш. Менә шул вакытта, уллары һәм кызлары аларның үрнәгенә ияреп, туган телне саклап калачаклар.

Алексей КИБЯКОВ, Казан шәһәренең “ВолгаДорСтрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәре:

–  Туган телне белүчеләр саны күпкә кимиячәк, чөнки яшь әти-әни ләр балаларына үз телебезне өйрәтергә ашкынып тормыйлар. Ике-өч буын әле ана телендә сөйләшәчәк, ә калганын күзаллау авыр. Дөньяда барысы да тиз үзгәрә, нәрсә булачагын алдан әйтеп булмый. Мин үзем туган телне киләчәктә үз балаларыма өйрәтергә бик телим.

 Галина КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече:

– Кешегә туган теле бик кирәк. Ана теле бит ул! Мин үз туган телемдә сөйләшәм. Бигрәк тә өйдә, эштә үз телебездә аралашабыз. Ике уку йортында укыдым, икесе дә туган тел юнәлешендә булды. Киләчәктә бу мәсьәлә катлаулы дип саныйм. Телебез бетүен бетмәс, ләкин хәзер күп кеше инглиз, рус телләрендә сөйләшә. Әгәр игътибар итсәгез, сүзләрнең әйтелеше, интонациясе үзгәрде. Әти-әни сүзләре “атьи-аньи” булып ишетелә. Нәкъ русча әйтелеш. Гомумән, санап китсәк, эч пошырырлык хаталар бик күп. Киләчәктә нәрсә буласын алдан әйтеп булмый, тик алдагы көндә балалар туган телләрен белергә, өйрәнергә тиеш дип уйлыйм. Керәшеннәр сөйләшә торган тел дөрес тел дип саныйм. Алар гарәп-фарсы алынмаларын артык кулланмаганнар бит. Алынмалар белән чуарланмаган саф әдәби тел нәкъ менә бездә сакланган. Керәшеннәр уздыра торган чараларның рус телендә булуын өнәп бетермим. Туган телне киләчәктә үземнең балама да өйрәтәчәкмен.

Виталий НИКИТИН, Яндекс интернет порталындагы проектларның техник менеджеры: 

– Мин туган телдә сөйләшәм, ләкин бик сирәк. Күбрәк өйдә, туганнар янында үзебезчә сөйләшергә тырышам, ә дуслар белән русча аралашабыз. Шуңа да карамастан, киләчәктә балаларыма туган телне өйрәтергә тырышачакмын.

Керәшен егетләре һәм кызлары белән Әдилә НӘГЫЙМОВА сөйләште.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев