Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яратуның яше билгесез

"Гашыйклар көне" дигән көн барлыгын башлангыч класста укыган вакытта ишеттем. Бу безнең өчен матур яңалык булды. Һәр яңалык үз вакытында мавыктыргыч һәм кызык тоела. Олырак укучылардан февраль уртасында булачак әлеге бәйрәм турында ишеткәч, без дә, үзебезчә бәйрәмгә әзерләнә башладык. Тузга язмаган сораулар белән беренче укытучыбыз Нина Николаевна Никифорованың башын катырып...

"Гашыйклар көне" дигән көн барлыгын башлангыч класста укыган вакытта ишеттем. Бу безнең өчен матур яңалык булды.

Һәр яңалык үз вакытында мавыктыргыч һәм кызык тоела. Олырак укучылардан февраль уртасында булачак әлеге бәйрәм турында ишеткәч, без дә, үзебезчә бәйрәмгә әзерләнә башладык. Тузга язмаган сораулар белән беренче укытучыбыз Нина Николаевна Никифорованың башын катырып бетерә идек. Бу юлы да шулай булды... Ничек итсәк иттек, бәйрәмнең асылына төштек бит! Ә аның төп символы - кәгазьдән ясалган "валентинкалар" булып чыкты. Өйгә кайткач тырышып-тырышып, берсеннән-берсе матур "валентинкалар" ясап, буяп утырганым әле дә истә...

Бәйрәмгә өч-дүрт көн кала, кулдан эшләнгән, йөрәк формасындагы коробканы элеп куялар иде. Башлана инде аннары бөтен мәктәп белән үзара мәхәббәт аңлашулар... Ә бәйрәм көне ул зур бер вакыйга сыман. Һәркем үзенә күпме "валентинка" тиясен һәм кемнәрдән киләчәген уйлап баш вата. Дәресләрдән соң укытучылар, укучылар бәйрәмгә җыелса, без, башлангычлар, өйләргә тарала идек, янәсе, без әле кечкенә. Бәйрәмне югары класс укучылары оештыра, уздыра иде.

Югарырак классларга күчкәч, безне дә бәйрәмгә дәшеп, күңелле мизгелләрне күзәтү мөмкинлеге бирделәр. И андагы шатлык!

Шыгырдап тулган коробкадагы "валентинкаларны" бушаткандагы дулкынланулар әйтеп бетергесез. "Миңа да берәрсе язмады микән" дип сиздермичә генә ут йотып утырулар... Әле бит аның иң кызыгы шунда: "валентинкаларның" ахырында кемнән икәне язылмый, сер булырга
тиеш. Әйбәт бит, мәхәббәтеңне дә аңлатасың, әйтәсе килгәнне дә әйтәсең, ә кем икәнең сер булып кала. И азапланачак инде "теге" шул тикле дә матур сүзләрдән, хисләрдән. Шул рәвешле күңелдә әкияти сөйгән яр образы туа да инде. Кемнеңдер гомумән дә шул бер "валентинкадан" мәхәббәте уянырга бик мөмкин бит. Берәү ошатып йөргән кешесенә мәхәббәтен белдереп ясаган "валентинкасын" җибәрә, ди. Ә тегесе исә үзенә кем бүләк ясаганын белергә тырышып, ошаган кешесен сәбәпче итә.

Коробка бушап, "валентинкалар" үз ияләрен тапканнан соң, мәктәпнең Валентин белән Валентинасын билгели торган өлеше башлана. Анда барлык теләгән парлар катнашып, көч сынаша, арадан берсе генә җиңүгә ирешә. Үсә төшкәч Валентин, Валентина булу мөмкинлеге безгә дә бирелде. Үзең катнашкач тагын да кызыграк була икән ул. Әле җиңү дә яуласаң!

Бу мизгелләр, хис-кичерешләр, матур бер вакыйга булып мәктәп елларында калды. Шулай да әлеге көн - янәшәңдәге сөйгән кешеңә тагын бер кат яратуыңны аңлатыр өчен менә дигән мөмкинлек. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы елларда 14 февраль көнне гөрләтеп туй итүчеләр саны да арта. Гашыйклар көнендә гомерлеккә язмышларны бәйләү - яшь гаиләнең тарихына кереп кала торган матур гадәтләрнең берсе. Әлбәттә инде, ул елны әлеге дата Олы ураза вакытына туры килмәсә.

Надежда ТОКРАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев