Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Кадер якларында булдылар

Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге белгечләре Марина Казакова, Геннадий Макаров һәм Илюзә Галиуллина кичә Кадер, Әхмәт, Дүрт-Мунча, Зичәбаш, Кабан-Бастрык авылларында булды.

Әлеге экспедициянең төп максаты – авылларда сакланган керәшен культурасының асылын өйрәнеп, аны халыкка җиткерү.

Кадер һәм Әхмәт авылларында булган очрашуларда районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.

Кадердә Казаннан килгән фольклорчылар белән очрашуга авылның, Туңылҗаның керәшен җырларын оста белүчеләре килгән иде. Алар бу якларга гына хас булган керәшен җырларын башкарып, авыл тарихына, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Биредә керәшен мәдәниятен саклау юнәлешендә балалар белән дә эш алып барыла. Алар белән клуб директоры Лидия Кондратьева эшне оештыра.

Әхмәт авылында очрашу Юлия Абрамова йортында узды. Биредә дә авылның өлкәннәре әхмәтлеләргә генә хас йола, гореф-гадәтләр белән таныштырды, элекке вакытларны искә алды.

-Без авылда татары, керәшене, рус бик тату яшибез. Кеше аеру дигән нәрсә юк бездә. Минем гаиләмдә дә төрле милләт вәкилләре, - ди Юлия түти.

Клуб мөдире Резеда Абрамова авылда фолькор юнәлешендә башкарылучы эшләр турында сөйләде.

Юлия Абрамова туганы Роза Колчерина мирас итеп калган 1900 елларда киндердән тегелгән керәшен күлмәген, чачакны күз карасыдай саклый. Әлеге күлмәкләр анда икәү саклана: берсе аның – бәйрәмнәрдә кию өчен; икенчесе – көндәлеккә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы-галим Геннадий Макаров хәзер мондый әйберләрне табып та булмый, бик кирәкле кадерле экспонатлар, бу чачакның баганаларын токарьлар эшләгәннәр, дип аңлатты.

Әхмәт авылы тарихы турында Рафис Шәймәрданов китап чыгарган.

- Авыл тарихы язылды дип туктамагыз. Авылның кызыклы шәхесләре турында киләчәк буыннарга да җиткерү мөһим. Бу юнәлештә эшне дәвам итегез, - диде Геннадий Михайлович.

Чыганак

Ирина Смирнова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев