Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге белгечләре Зәй районында экспедициясен Баграж якларыннан башлады

Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге белгечләре Марина Казакова, Геннадий Макаров һәм Илюзә Галиуллинаның Зәй районы авыллары буенча экспедициягә чыгулары турында хәбәр иткән идек инде.

Әлеге экспедициянең төп максаты – авылларда сакланган керәшен культурасының асылын өйрәнеп, аны халыкка җиткерү.

"Керәшен йолалары сакланып калган, әмма чын фольклор хәзерге заман эстрада шаукымында югалып бара. Безгә аны саклап калырга кирәк. Моның өчен гореф-гадәтләребез, иман көйләрен яздырырга, җирле музей, тарихи чыганаклар белән танышырга, төрле уен коралларында уйнаучы кешеләр белән аралашырга кирәк. Шулай ук фольклорчы-галим Геннадий Макаровның 60-70нче елларда яздырылган язмалары бар. Ул вакытта керәшен көйләре ничегрәк яңгыраган һәм бүген нинди алар – чагыштырып карыйсы иде. Без шушы эшләрне башкарып чыгарга тырышабыз", – ди Марина Казакова.

Экспедиция нәтиҗәләре буенча, Зәй керәшеннәре турында җыентык чыгару планлаштырыла.
Беренче көнне район мәдәният йортында Зәй районының фольклор коллективлары, мәдәният йорты җитәкчеләре белән “түгәрәк өстәл” узды. Аның кысаларында делегация экспедициянең максатлары турында сөйләде, зәйлеләр белән керәшен халкының культурасы турында фикер алышты. Шулай ук Геннадий Макаров керәшеннәрнең традицион уен кораллары, костюмнары турында бай мәгълүмат бирде һәм кечкенә мастер-класс та уздырды.
Кичә исә делегация Сарсаз-Баграж, Югары Баграж, Урта Баграж, Поповка авылларында булды.

“Авылларның һәммәсендә искиткеч музейлар эшли. Аларда керәшеннәрнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган экспонатлар җыелган. Борынгыдан калган күлмәкләр, көнкүреш кирәк-яраклары дисеңме - барысы да биредә күз карасыдай кадерләп саклана. Бер экспонаттан борынгы тамганы күрү бәхете дә тәтеде безгә. Искитмәле җыр үрнәкләре, бәйрәм-йолалар турында да яздырып алдык”, – ди белгечләр.

Авылларда мәдәни үзәк белгечләре борынгы керәшен җыруларын башкаручы оста өлкән буын җырчылар белән очраштылар. Әңгәмә “түгәрәк өстәл” артында барды.

Фотолар Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев