Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виталий Агапов туган телләрне сакларга акча җитмәү турында русча чыгыш ясады

Виталий Агапов Чаллыдагы милли оешмалар эшчәнлеген тәэмин итү өчен дәүләттән бүлеп бирелгән акчаларның җитәрлек булмавы турында әйтте

Татарстан халыклары Ассамблеясының Чаллы филиалы җитәкчесе Виталий Агапов шәһәр милли оешмалар эшчәнлеген тәэмин итү өчен дәүләттән бүлеп бирелгән акчаларның җитәрлек булмавы турында әйтте. Бу турыда ул Татарстан халыклары Ассамблеясының Чаллыда узган күчмә утырышында чыгыш ясады.

Виталий Агапов җырчы, продюсер һәм композитор булудан тыш, җәмгыяви эшчәнлек тә алып бара. Ул Шәһәр Советы депутаты булып тора һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләре белән әйткәндә: «Талантлы керәшен халкына хас активлык белән инде күп еллар Татарстан халыклары Ассамблеясының Чаллы филиалын җитәкли. Үзе җырлый, бии, гармунда уйный, башкаларны да җиңел генә үзе артыннан ияртә».

Утырышта туры сүзле артистның чыгышы башкалардан аерылып торды. «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мин әлеге чыгышымны үземнең туган телем — татар телендә ясарга уйлаган идем, шулай да, монда җыелган хезмәттәшләремнең әле татар телен өйрәнеп өлгермәүләрен исәпкә алып, икенче дәүләт телебез — рус телендә сөйләргә булдым диде ул, «татар теле» сүзенә басым ясап.

Виталий Агапов Чаллы милли оешмалары эшчәнлеген тәэмин итү өчен бүлеп бирелгән акчаларның җитәрлек булмавы турында әйтте.

«Алынган грантларыбыз бар, ләкин алар милли оешмалар эшчәнлеген алып бару өчен җитми. Шулай ук муниципаль программаларга кертелгән чараларны үткәрү өчен дә финанслар аз билгеләнә. Чыгымнарны каплау мәсәләләрен хәл итү җәмгыять җитәкчеләренең үз җилкәсенә төшә. Уңышлы эшчәнлек алып бару өчен алар иганәчеләр эзләргә мәҗбүр», — диде ул.

Виталий Агапов Татарстан халыклары Ассамблеясыннан акчалата ярдәмгә өмет итүләре турында әйтте.

«Акча күктән яумый анысы, өстәвенә 2020 ел бик авыр ел булды. Татарстан бюджетына кереп җитмәгән акчалар белән бергә илкүләм проектларны һәм программаларны тормышка ашыруда да кыенлыклар килеп туды. Аларны хәл итү өчен, федераль үзәк финанслар табу мөмкин булды. Халыклар дуслыгы йортлары, милли оешмаларга без күбрәк игътибар бирергә тиеш. Мин бу турыда Президент белән сөйләшермен, акчалата ярдәм итәргә тырышырбыз. Пандемия вазгыятеннән әкренләп чыгып киләбез. Бу елның беренче кварталы узган елга караганда күпкә җиңелрәк булыр дип уйлыйм», — дип җавап бирде аңа Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев