Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Васильев филармониядә "Бремен музыкантлары" спектаклен куйды

Филармониядә «Бремен музыкантлары» әкияте сәхнәләштерелде.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторие үзенең өченче музыкаль әкиятен чыгарды һәм «Бремен музыкантлары» премьерасын тәкъдим итте. Лекторийның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев әкиятләрне классик геройлар белән куясы килүен әйтте. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

«Алдагы елларда Филармониядә яңа ел әкиятләрен Анатолий Шутиковның Халык уен кораллары оркестры гына куя иде. Элек лекторийда әкиятләр куелган, эшләп карарга булдык. Уңышлы китте, бишенче ел эшлибез», — ди әдәби-музыкаль лекторийның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев.

Ул классик спектакльләр яклы булуын әйтте. «Үзем тәрбияләнгән традицион әсәрләрне яратам, үзем үскәндәге кыйммәтләрне бирергә тырышам. Яңа геройлар — фиксиклар, монстрлар белән әкият куя алмас идем. Яңа ел спектакле нинди булса да, начарлары да сатыла. Әмма мин эшем башыннан ахырына кадәр җавап бирәм, начарны чыгара алмыйм», — ди режиссер.

«Бремен музыкантлары» музыкаль спектакле — Филармониянең әдәби-музыкаль лекториенең өченче эше. Репертуарда «Буратино» һәм «Нехочуха» әкиятләре дә бар. «Бремен музыкантлары» спектакле Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан һәм каникул көннәрендә Казанда 12 тапкыр, 8 тапкыр Чаллыда күрсәтеләчәк. Яңа ел бәйрәме көннәрендә Лекторий барлыгы Казанда һәм Чаллыда 29 спектакль уйнаячак.

Әкиятләрдә лекторийның барлык артистлары һәм чакырылган артистлар катнаша. «Бремен музыкантлары» әкиятендә Казанның 116нчы лицее укучылары Александр һәм Николай Васильевлар, Алинә Зарипова җитәкчелегендәге «Задоринки» бию коллективы һәм башкалар катнаша.

Тамашачыны аеруча «Бремен музыкантлары» ролендәге Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушевның уены тәэсирләндерде. Филармония әкиятләренең тугрылыклы тамашачылары аның «Буратино» спектаклендәге Шүрәле образын да яхшы хәтерли. Рус телендәге әкияттә татарча җырлаган иде Георгий Ибушев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев