Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Аитова икенче улына матур исем сайлаган

Бу көннәрдә алар бала тудыру йортыннан чыкты

Венера Аитова нәни улы белән бала тудыру йортыннан чыкты. Нәни малайның исеме Гаяз булган.

Бәхетле гаиләне хастаханәдән каршы алырга ире, беренче улы Гомәр һәм туганнары килгән.

«Гаязлы булдык, Ходайга мең шөкер!!! Табиблар, шәфкать туташларына, РКБның уникаль хезмәткәрләре алдында традицион рәвештә баш иябез!

Катлаулы елның иң зур бүләге булды бу!

Роддомнан елмаеп, шатлыклы күз яшьләре белән кайтып китүдән дә зуррак бәхет бармы икән?!» — дип шатлыгы белән бүлешкән «Яңа гасыр» телеканалында «Таяну ноктасы» тапшыруының элеккеге алып баручысы.

Яшь гаиләнең виртуаль дуслары «Гаязның һәрчак күңел шат, күге аяз булсын», дип теләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев