Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ватанны саклаучылар көненә ир-атларга нинди бүләк көтәргә?

Кадерле ир-атларыбыз! Сезне чын күңелдән "Туганайлар" коллективы исеменнән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

Сезгә ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, тыныч тормышлар, гаилә бәхете телибез. Көчле, максатыгызга ирешүчән, әйткән сүзегезнең хуҗасы булып яшәргә язсын, ә сөйгән ярларыгыз һәрчак сөендереп торсын.

Шушы уңайдан, без газета укучыларыбыз арасында "Ватанны саклаучылар көненә сөйгән ярларыгызга нәрсә бүләк итәсез?", дигән сораштыру үткәрдек.

Соңгы елларда иң популяр бүләкләр: носки, кырыну өчен пенка, душ өчен гель кебек бүләкләр быел соңгы планга күчкән икән. Кемдер күлмәк-чалбар, кемдер романтик кич бүләк итәргә җыена. Ә кайберәүләр яраткан ир-атларын бөтенләй котларга җыенмый. "Армиядә булмаган ул, берни дә бүләк итмим!", дигән җавап өчен тавыш биргәннәр.

Ә менә иң популяр җавап - "Мин үзем дә бүләк бит!". Димәк, күп егетләребез бу көнне бүләксез кала, дигән сүз! Ә хатын-кызлар көне килеп җитә башлагач, безнең чибәркәйләребез мондый җавапка ничек карарлар икән, әллә алтын алка белән матур күлмәк көтәрләрме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев