Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: «Тынычлап эшләргә ирек кенә бирсеннәр иде»

Җәй башында Вадим Захаров белән Зөфәр Хәйретдинов сүзгә килгәннәр иде. Аның хакта без яздык. Бүген аларның мөнәсәбәте ничек икән?

– Вадим, Зөфәр Хәйретдинов белән сезнең арада булган конфликтка нокта куелдымы?

– Шуның белән әлегә тукталып торды. Кешенең башында нинди уйлар икәнен әйтә алмыйм. Мин бит ул постны аңа начарлык теләп куймадым. Беләсем генә килде, анда бер генә сорау иде. Ә инде кеше язган начар комментарийларга мин җавап бирә алмыйм. Бар да яхшы булсын иде инде, күкрәк киереп, рәхәтләнеп эшлисе, җырлыйсы килә бит. Бу сезонда бик күп концертлар көтелә. Тынычлап эшләргә ирек кенә бирсеннәр.
Мин эчтән янып, кешегә ачу саклап йөри торган кеше түгел.

– Вадим, гәүдәгез дә бераз җыйнакланган. Стресс үзенекен иттеме? Яисә махсус ябыктыгызмы?

– Юк, махсус түгел. Әмма моңа кадәр сыймый торган киемнәр сыя башлады. Ашаудан түгелдер инде ул, тән төзелешем шундый. Әле быел физик эш тә бик эләкмәде. Башка елларны печән әзерли идем. Быел җәйне Казанда, яңа программага әзерләнеп уздырдым. Ходай матур көннәр бирсә, авылга кайтып, 10 гектар ашлыкны суктырып киләсе бар. Аннары, бераз бәрәңгесен алсак, шуның белән быел кыш чыгарга була!

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев