Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров гаиләсе белән өч бүлмәле фатирга күченгән

«Мактанып та йөрисе килми, фатир банкныкы бит әле, түлисе бар», - ди Вадим Захаров.

Җырчы Вадим Захаров өчен быелгы ел чын мәгънәсендә уңышлы ел булды. Узган Питрауда аңа «Татарстанның атказанган артисты» исемен бирделәр. Үзе әйтүенчә, бу ел бик тыгыз һәм җаваплы ел булган аның өчен.

– Бер атна элек кенә өч бүлмәле яңа фатирга күчтек. Аны әллә ни мактанасы да килми, ул бит әле банкныкы, түлисе бар.

Авылда печәннәрне җыйдык. Уңыш ярый, үзебезгә җитә. «Сине югалтудан куркам» (Фирзәр Мортазин, Алсинә Сәләхова) исемле җырга клип төшерергә җыенабыз.

Кызыбыз Ульяна укырга керергә җыена. Укый-яза белә, татарча да, русча да сөйләшә, инглиз телен дә чамалый. Өч ел мәктәпкә әзерлек курсларына йөрде. Рәсем буенча осталыгы да артканнан арта бара, - диде Вадим Захаров.

Чулпан ШАКИРОВА, "Интертат"

Салават Камалетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев