Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Багражда һәйкәл яңартырга телиләр

Урта Баграж авылыннан Бөек Ватан сугышында 128 кеше катнашкан

Урта Баграж  халкы  Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл-обелискны яңартырга уйлый. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә. Ул исем-фамилияләр уелган мәрмәр плитәләр итеп эшләнеп, аны элеккеге һәйкәлнең каршы ягына урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук  аның янәшәсендә балалар мәйданчыгы да кую ниятләнә. Һәйкәлне яңарту, эшләү максатыннан тагын бер кат фамилияләрне барлау, тикшерү, аның проектын төзү, урынын әзерләү эшләре башкарыла.

Урта Баграж авылыннан  Бөек Ватан сугышына 128 кеше китеп, шуларның 78енә туган якларга кире кайту насыйп булмый, алар мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ә 50 кеше  яраланып, берничәсе гомерлек инвалидка әверелеп, кайберләре исән-имин әйләнеп кайта.

Сорауларгыз булса, 8-953-408-07-19 номеры буенча шалтыратыгыз.
Федора Краснова.

Фото авторы: Михаил Тукранов

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев