Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Баграж авылыннан Наталья әбигә 95 яшь тулды

17 августта Зәй районы Урта Баграж авылында гомер итүче Наталья Афанасьевна Кириллова гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды.

Авылның иң өлкән кешесен юбилее белән котларга һәм ил башлыгы Владимир Путиннан килгән открытканы, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләкне  тапшырырга Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина, Баграж  авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев килде. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.

Наталья әбинең бүгенге тормышы яхшы, җылыда, тынычлыкта  булса да,  аңа балачагында, яшьлегендә, хезмәт тормышында бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Ул  МТСта хисапчы, секретарь булып эшли. Аннан озак еллар почтаны җитәкли. Гомер буе тырыш хезмәте белән хөрмәт казанган ветеран  бүген дә хәрәкәттә бәрәкәт дип, ил-көнгә рәхмәт укып яши.

Шулай зурлаганнары өчен Наталья әби үзен котларга килгән кунакларга  олы рәхмәтләрен белдерде.  Ә мәдәният хезмәткәрләре аның өчен концерт әзерләп килгәннәр иде. Алар иң матур, иң  моңлы җырларын ветеранга бүләк итте.

Наталҗа түтине күп санлы балалары, оныклары да котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев