Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урманнарга бару тыела

Көннәр коры тору сәбәпле, республикадагы урманнарга йөрүне туктатып торырга туры киләчәк.

9 августтан башлап, 21 көн дәвамында республикабыздагы барлык урманнарга да бару һәм, шулай ук, транспорт белән керү тыела. Урманнарда янгын чыгу куркынычы арту сәбәпле, Татарстан Министрлар Кабинеты шушы елның 8 августында әнә шундый карар (№771) кабул иткән.

Халыкны кисәтү максатыннан, урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тарафыннан, тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтә торган аншлаглар урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү тору оештырылган, урман биләмәләрендә патрульлек көчәйтелгән, шулай ук, ял көннәрендә урманнарга халык килә торган урыннарда вакытлы постлар булдырылган.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен, “Урман янгыннарын сүндерү үзәге”нең төбәк диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә (телефон: 8 (843) 221-37-95) мөмкин.

(Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан)

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев