Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Урагай" халык ансамбле турында кызыклы фактлар

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Мамадыш керәшеннәре айлыгы бара

Мамадыш шәһәре “Урагай” халык фольклор ансамбле 2001 елның октябрендә фольклор-этнографик ансамбль буларак оешып үз эшен башлап җибәрә. Ансамбльнең программасында халык авыз иҗатының истәлекле энҗеләре күп. “Урагай” халык фольклор ансамбленең эше - йола бәйрәмнәре материалларын җыюдан һәм аларны уздырудан, үз халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калудан, халык иҗатына мәхәббәт уятудан һәм аны үсеп килүче буынга тапшырудан гыйбарәт.

"Урагай"га 40 яшьтән 56 яшькәчә 14 кеше йөри. Ансамбль керәшен милли мәдәниятен торгызу буенча актив эш алып бара: халык җырларын өйрәнәләр, халык йолаларын кую белән шөгыльләнәләр. Мәдәният йортында бер генә концерт та коллективның җырларыннан һәм биюләреннән башка узмый. Ансамбльнең чыгышлары һәрвакыт ачык һәм истә кала торган. Тыңлаучыларны артистлык, хатын-кыз тавышларының чисталыгы һәм спектакльләрнең оригинальлеге сокландыра.

“Урагай” фольклор ансамбле барлык район һәм Республика чараларының актив катнашучысы булып тора. Тирә-як районнар һәм Республика белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Тырыш хезмәтләренең җимеше – төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм мактау грамоталары.

Ансамбльның репертуары гаять бай. Ул да булса дистәләгән керәшен халык җырлары. Коллектив репертуары әледән-әле яңа җырлар һәм фольклор композицияләр белән тулыландырыла. “Урагай” фольклор ансамбле ел дәвамында керәшен халык бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән тамашачыларны сөендереп тора.

2020 елда “Урагай” фольклор ансамбленә “Халык ансамбле” исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев