Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уңган Люба түти

Арабызда яшәүче бер асыл зат турында язарга булдым әле. Шундый күркәм кешеләр турында халкым белергә тиеш дип саныйм мин

Люба түти Туктамышева 1948 елның 5 декабрендә Олы Аты авылында туа. Әтисе Кучтук дәдәй, әнисе Маруч түти. Люба түти яшьтән әтисез калып үсә. Әтиләре аларны ташлап чыгып китә. Еллар узып, яңадан бергә яшәргә сорап кайткач, 7 яшьлек Люба моңа каршы килә. Маруч түти кызын тыңлый - гомер буе ирсез яши.

Маруч түти кызына бар назын биреп "бердәнберем” дип кенә үстерә. 19 яше тулгач кызына күрше авыл егете Габденур гашыйк була. Әни кеше моны сизеп алып, керәшен егетеннән димчеләр чакыра. Габденур да югалып калганнардан булмый: төнлә сөйгәнен машинага утыртып урлап китә, Зәйдә яшәүче туганнарына илтеп тә куя. Маруч тутинең ул шулай урлап киткәндер дип башына да килми. Бердәнберен эзләп күрәзәчеләргә кадәр барып җитә. Бер атнадан яшьләр Югары Чаллы авылында матур гына тормыш корып җибәрәләр.

Былтыр алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның мәхәббәтләре көчле икәне хәзер дә күренеп тора. Бер-берләре өчен үлеп торалар. Авыл халкы Любаны бик тә ярата “безнең Люция ул” дип кенә торалар. Дүрт кыз, бер ул үстереп олы юлга бастырдылар. Балалары "әнкәй" дип кенә торалар. Әби-бабай яныннан оныклар, оныкчыклар өзелми.

Люба түти каенана-каената белән озак еллар яшәде. “ Каенанам мине күп нәрсәгә өйрәтте. Үз малаен ачуланды, мине яклады",- дигән сүзләр белән искә ала. Алар үлгәч тә, үз анасы Маруч түти үлгәч тә, аларны хөрмәтләп, йолаларына туры китереп озаттылар. Алар еш киләләр Олы Атыга: керәшен бәйрәмнәренә, Сабантуйларга. Люба бер дә тик утырмый, бер генә концертны да калдырмый. Җәй көне велосипедка утырып та килеп җитә ул. Аны бер дә 70 яшьлек әби дип уйламассың. Ул һәрвакыт шат күңелле, ягымлы авырлыкларга бирешергә уйламый.

Ирина Садикова,

Түбән Кама районы, Олы Аты авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев