Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уңган кызлар гөслә чиртә - видео

Музыка коралы буларак, гөслә Казан ханлыгында яшәүче халыкларда, 1550 нче елларга караган борынгы кулъязмаларда искә алына, дип яза "Татар энциклопедия"се. Аның Татарстанның төньяк-көнчыгыш районнарында киң таралган булуы, ә хәзерге вакытта Арча һәм Балтач районнарының керәшен авылларында очравы турында да искә алына.

Элеккеге заманда гөсләдә уйнау буыннан-буынга күчкән, ә кайбер нәселдә, хәтта кызлар өчен гөсләдә уйнау мәҗбүри булып та саналган. Гөсләдә уйный белгән кызның авторитеты да зур булган.

Минем әңгәмәдәшем - бүгенге көндә Казанда яшәүче Мөхәммәтҗанова (Иванова) Нина Ивановна. Тумышы белән Арча районы Сәрдәбаш авылыннан ул. Гөсләчеләр нәселеннән булган кыз бу гаҗәеп сихерле уен коралында балачактан ук уйнарга өйрәнгән.

- Гөсләмнең тарихы болайрак булды. Кечкенәдән үк "гөслә алып бирегез әле" дип сорап йөдәткәч, 1940 елның язында әнием Верхний мир авылына миңа уен коралы алырга дип менеп киткән. Ул безнең авылдан аерылып чыккан Пүчинкә булган, анда Архипов Владимир исемле гөслә ясаучы оста бар иде. Алар дүрт агай-эне булган, шуларның өчесе гөслә ясаучылар. Шул кешедән әни миңа 35 сумга гөслә сатып алган, - дип искә ала Нина Ивановна. - Ул елларда безнең белән әниемнең бертуган сеңлесе Үкчи түти яшәде. Ул гөсләдә матур итеп уйный белә иде. Үкчи түти гөсләне көйләп бирә дә, мин көй чыгарам. Шулай тырыша торгач, бер ярты ел дигәндә тәмам остарып беттем. Тормышыма бик иртә килеп керде гөслә. Шуңа да, аның белән бәйле кадерле истәлекләрем бик күп. Әле хәтеремдә, 1941 елның язында безнең авылга Ишморатов фамилияле артист кайтты да, 40 гөсләчедән торган оркестр җыеп, безне Мәскәүдә чыгыш ясар өчен әзерли башлады. Сугыш башланып китеп, Мәскәүгә баралмыйча калдык. Менә шундый хәлләр...

1943 елның җәендә Казан шәһәренең Камал театрына чыгыш ясарга бардык. Минем гөслә башкаларныкыннан аерылып тора, озынчарак иде, кыска гөсләләр белән бергә көе туры килми. Шуңа күрә, сәхнәдә үземә генә чыгыш ясарга туры килде.

Казанга барышлый Симекбаш авылына туктап концерт та биреп алган идек. Миңа шунда матур зәңгәрсу ситцадан күлмәклек бирделәр. Кайткач, безнең авылга эвакуацияләнеп килгән эстон хатыны матур итеп күлмәк тегеп бирде. Буй җиткереп килүче үсмер кызга шуннан да зур бүләкнең булуы мөмкинме?

Гөсләдә уйнау зур дәрәҗә иде кызлар өчен. Туганнан туганым Тоня түти уйный иде гөсләдә. Әниемнең Лиза исемле сеңлесе дә уйный торган иде. Әнием чыгышы белән Балтач районының Дорга авылыннан. Ул авылда гөсләчеләр безнекеннән дә күбрәк булгандыр. Туталарым да Дорга гөсләчеләре иде.

Нина Ивановнаның әнисе Анна Михайловна Ефремова Бөек Ватан сугышы елларында мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Көндезен балаларга белем бирсә, кичләрен сугышка алынучы татар телле призывникларны урысчага өйрәткән ул. Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен, Анна Ефремовага 1946 елны Советлар Союзының иң югары бүләге - Ленин ордены бирелә. Әнисе сукмагыннан китеп, Нина да укытучы һөнәрен сайлый. Тик укытучы булып озак эшләргә туры килми. Сөйгән егете Раянга кияүгә чыгып, хәрбиләр тормышы белән яши башлый ул. Бер кулына чемодан күтәргән, икенче кулы белән гөсләсен кочкан офицер хатыны Украина, Польша, Балтыйк буе илләрен гизә, Россиянең күп төбәкләрендә дистәдән артык гарнизонда "хезмәт итә". Хәрбиләрнең үзешчән сәнгать чараларында катнаша. Бу елларда Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә бер-бер артлы Зәмзәлия белән Әлфия туа. Инде Раян абый полковник дәрәҗәсенә җитеп, оставкага чыккач, ике кызын да "башлы-күзле иткәч", Нина Ивановна җирси башлый. "Мине туган ягымның моңы тартты", ди ул. Шул моң Мөхәммәтҗановларны Калинград шәһәреннән Казанга тартып кайтара.

"Без бик озак вакыт читтә яшәдек. Туган якны сагынганда, гөсләм минем күңел юанычым булды. Сагына башладым исә, гөсләдә уйнап алам да, күңелем бераз тынычлана", - дип искә ала Нина Ивановна.

Үз кызларына бу шөгылен тапшыра алмавына уфтана ул.

- Гөслә бит ул тальян төзелешендә. Татарча җырлый белмәгәч, гөсләдә дә уйнарга өйрәнеп булмый шул...

Мөхәммәтҗановларга җыенганда, моңлы гөслә тавышын ишетермен, дип, хыялланып, дулкынланып барган идем. Тик Нина апа гөсләсен Мари Республикасында яшәүче Лидия исемле туганына биргән булып чыкты.

- Бик матур җырлагач, бу уен коралына зур кызыксыну белдергәч, тартынуларсыз, бүләк итеп бирдем. Әле Лидиянең кечкенә оныгы да бар. Оныгының да гөсләгә тартылуын күрдем. Алга таба өйрәнер дигән өметем дә бар. Улы Романның да теләге бар төсле.

- Димәк, бу күркәм гөсләчеләр нәселенең традиция дәвамчылары булачак әле?

- Алла бирса, булыр, дим.

Менә шулай, киләчәккә зур өметләр баглап, әңгәмәбезгә нокта куйдык. Озак еллар буе яраткан гөсләсенә тугры булып калган, чит җирләрдән туган ягына моң эзләп кайткан Нина Ивановна минем күңелемне яулап алды. Әйе, алар яшәгән чорда бу уен коралында уйнарга махсус өйрәтүче уку йортлары булмаган. "Самородоклар" уен коралының серләрен үз теләкләре белән үзләштергәннәр. Ә хәзер моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шуңа күрә, өметне өзмик әле. Керәшеннәрнең бер байлыгы булган бу гаҗәеп уен коралы югалып баручы бер артифакт булып музейларда гына калмасын, киләчәктә дә гөслә башкаруында моңлы керәшен көйләре яңгырап торсын иде, дигән теләктә калам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Уңган кызлар гөслә чиртә Видео

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев