Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тырышкан табар

Мамадыш районы Үсәли авылы мәктәбе укучылары сугыш ветераннарын барлады

Үзем эшләгән Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбендә, керәшен балаларын җыеп, җыелыш үткәрдем. Бер дистәгә дә тулмый аларның саны. Максатым - “Бессмертный полк. Кряшены”га аз булса да материал бирү. “Туганайлар” газетасына нәкъ менә сугышта катнашкан керәшеннәр турында материаллар кирәклеген әйттем. Үз бабаларыбыз турында без язмасак, кем язар, дигән сорауны куйдым.  Александр Филипповның “Герои-кряшены” китабында күренекле керәшен батырлары турында сөйләдем. Горурланырлык та бит: районыбызның биш Советлар Союзы Героеның өчесе Албайныкы, керәшен кешеләре.

Балаларым җиң сызганып эшкә кереште. Әби-бабайлар, ерактагы туганнар “эшкә җигелде”, фотолар барланды. Ә миңа: “Ярый әле шушындый эш кушкансың, үзебез дә, балалар да белгәннәрне барладык, туганнар белән элемтәгә кердек”, - дигән шалтыратулар булды. Албай, Владимир, Дружба посёлогы, хәтта башка районда яшәгән кешеләр турында язып, үзебездән кечкенә генә өлеш кертүгә ирештек. Эзләнсәң, балаларны бераз кызыксындырсаң, азмы-күпме максатка ирешеп була шул.

Лидия Пасыева,

Үсәли урта мәктәбе укытучысы, Мамадыш районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев