Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туым жондозы"на 10 яшь

Менә дистә ел инде январь аен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Нәкъ ун ел буена керәшен мәдәнияте күгендә яңа йолдызчыклар кабына - талантлы, яшь балаларыбыз республикакүләм танылу ала. "Туым жондозы" - "Рождественская звезда" керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестивален караганнан соң, тыйнак һәм шул ук вакытта бердәм халкыбыз, талантлы сабыйларыбыз, бай...

Уңыш - эш агачы җимеше

Бәйрәм концерты Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. Елның көтеп алынган тамашасы берәүне дә битараф калдырмады. Тамашачы рәхәтләнеп ял итте, редакциябезгә төрле районнардан фестивальне оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән элемтәгә чыктылар. Дәүләт массакүләм матбугат чаралары да "Туым жондозы"н зур кызыксыну һәм мактау сүзләре белән яктыртты. "Татар-информ" быел да фестивальне онлайн трансляцияләде.

Сәхнәдән ун ел вакыт аралыгында җиңү яулаган катнашучылар - җемелдәп торучы яшь жондозчыкларыбыз иң матур сәнгать үрнәкләрен тәкъдим итте. Фестиваль быел конкурс форматында уздырылмаса да, чара "Туым жондозы"ның оештыручылары булган Республика керәшен оешмасы белән "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбленең ун ел буена башкарган зур эшенә бәя бирү буларак кабул ителте. "10 ел элек баглаган өметләребезнең нәтиҗәсе бу тамаша, үзебез кабызган йолдызларны күрсәтәбез. Республикабыздан гына түгел, башка төбәкләрдән килгән 40ка якын катнашучы сәхнәгә аяк басты", - дип сөйләде оештыру комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова. "Туым жондозы" фестивале яшь башкаручыларны барлап кына калмый, аларга алга таба да иҗат юлында нык адымнар ясарга ярдәм итә. Шуңа дәлил итеп, 2009 елның дипломантын, хәзерге вакытта Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровны да атарга була. Вадим юбилей концертында да тамашачыны моңлы тавышы һәм тирән мәгънәле җыры белән куандырды.

Барыннан да бигрәк, фестиваль уза башлаган дәвердә республикада балалар фольклор ансамбльләренең артуы, аларның күз явын алырлык костюмнарга киенүе һәм үз төбәкләренең җыр-биюләрен зур кызыксыну белән өйрәнеп, ихлас чыгыш ясаулары сөендерә. Димәк, сабыйларга әби-бабайлардан килгән мәдәниятебезне барлау кызык, җиңү яулаган саен, азартлары арта гына бара. Бу урында Россиякүләм чараларда, керәшеннәрнең генә түгел, Татарстанның да визит карточкасы булып йөрүче "Питрау" балалар үрнәк ансамблен атарга була. Фестиваль аша үткән бер генә коллектив та үзен югалтмады, кайда гына чыгыш ясасалар да, сокландырып торалар, мактау сүзләре килеп ирешә. Аларның уңышларында, әлбәттә, остазлары - коллектив җитәкчеләре, аккомпаниаторлары зур роль уйный.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов "фестиваль бик тыйнак башланып китсә дә, бүгенге көндә Республикада яшәүче халыкларның үз телен саклаучы, үсәргә уңай шартлар тудыручы чара икәнлеген искәртте. Ирек Илдусович традицион сәнгатьне саклауда һәм үстерүдә зур өлеш керткән өчен, конкурсның жюри членнарына һәм оештыручыларына Татарстан Мәдәният министрының Рәхмәт хатларын тапшырды:

Геннадий Макаров - Казан Дәүләт консерваториясе доценты, жюри рәисе;

Виталий Агапов - Яр Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе, жюри члены;

Лилия Сәрвәрова - Казан Дәүләт консерваториясе этномузыкология кафедрасы җитәкчесе, жюри члены;

Петр Утяганов - Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы "Сандугач" керәшен балалар фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе;

Нина Салимуллина - Алабуга шәһәре "Ак Каз" керәшен халык фольклор ансамбле аккомпаниаторы;

Римма Тимирова - Сарман районы Ләке авылы "Айбагыр" фольклор ансамбле җитәкчесе;

Октябрина Аюпова - Тукай муниципаль районы мәдәният бүлеге специалисты;

Людмила Белоусова - "Туым жондозы"ның оештыру комитеты җитәкчесе.

Шулай ук, юбилей концертында катнашкан һәрбер коллектив һәм солист лауреат Дипломнары һәм фестиваль статуэткасы белән бүләкләнде. Аларны төрле елларда "Кряшен чибяре" бәйгесендә җиңеп чыккан кызлар тапшырды.

Конкурс форматында уздырылмаса да, кичәдә кайбер катнашучыларны да аерым билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге төп киңәшчесе Семен Федоров ң яхшы этник костюм" номинациясендә Милена Новикованы, "Иң уңышлы башкаручы" итеп "Сандугач" фольклор ансамблен, "Иң яшь солист" номинациясендә Ангелина Солганованы билгеләде.

"Туым жондозы" фестивале "Бәрмәнчек" ансамбленә яңа кадрлар да бирә. Сәхнәгә беренче адымнарын шушы фестивальдә атлап, хәзер танылып килүче йолдызлардан Оксана Дмитриева, Эльвира Камалова, Регина Павлова, Александр Игнатьев, Алина Давыдоваларны атарга була. Алар үзләренең эстрада җырларын да халык мотивлары белән башкара.

Шулай, тырышсаң, эш агачы мул китерер җимеш, дигәннәр. Татлы җимешләрне татып карау үзе бер бәхет бит.

"Биючегә сүз әйтмәгез - бии-бии остара"

Инде мактап кына утырмыйча, күңелгә тиеп калган фикерләрне дә җиткерергә кирәктер. Оештыру комитеты да, фестиваль нәтиҗәләрен анализлап, зур киңәшмә уздырды. Юбилей чарасында катнашучылар быел блокларга бүленеп, районлап чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез: мәртәбәле жюри ун ел буена төбәкләргә йөреп, фестивальнең сайлап алу турларын уздырды. Һәрбер район, көченнән килгәнчә, үзен бик тә лаеклы тәкъдим итте. Тик менә Казан артында гына булган Питрәч, Теләче, Лаеш төбәкләреннән катнашучылар булмавы, бераз күңелне төшерде. Гаять бай мирасы булган әлеге якларны да киләчәктә фестиваль йолдызлары итеп күрәсе килә.

Ун ел вакыт эчендә күзгә күренеп торган үзгәрешләр шактый күп булды. Сәнгатебез үсешендә инде бүгеннән үк икенче вакыт аралыгы башлансын иде. Ирешкән үрләребезне югалтмыйча, тагын да биегрәккә омтылсак иде. Бу урында аеруча басымны биюләргә ясыйсым килә. Концертта әллә ничә тапкыр яңгыраган "Ычтапан, Гришка" көенә түгәрәк буенча әйләнеп йөреп кенә, алга китә алмабыз. Игътибарны тематик постановкаларга бирергә кирәк, дигән фикерләр әйтелде киңәшмәдә. Шулай ук урыннардагы сәнгать мәктәпләре дә "Туым жондозы" фестиваленнән читтә йөрмәсеннәр, инициативаны үзләренә алсыннар иде, дигән теләкләр дә бар.

"Суда балык җөзәдер..." җыры белән генә башланган конкурсның, елдан-ел борынгырак, үзенчәлеклерәк моңнарны эзләп табып, сәхнәгә күтәрүе, зур сөенеч. Күп кенә коллективлар өйдән-өйгә йөреп, әби-бабалардан онытыла барган фольклор үрнәкләрен барлады. Ул җыруларны лаеклы итеп, шул ук вакытта кирәк җирдә чамасын да белеп (концертта кабатланучы һәм озакка сузылган ялыктыргыч җырлар да булды) башкару турында да онытмасак иде. Сүз дә юк, филармония сәхнәсендә чыгыш ясау - зур дәрәҗә. Шул дәрәҗәлекне югалтмаска кирәк. Аннан соң, фестиваль тагын бер кимчелекне ачты - нәфис сүз остасы булган яшьләр җитми икән безгә! Киләчәктә "Туым жондозы" конкурсы кысаларында бу юнәлештә дә актив эш башлау турында искәртеп әйтелде.

"Туым жондозы" фестивале оештыручылары яңадан-яңа йолдызчыкларны эзләүгә инде җиң сызганып тотынды. Киләсе унъеллыкта кабынасы жондозчыкларга бүгенгеләре, һичшиксез, маяк булыр!

Җем-җем жондозларга карап горурланучы һәм сокланучы

Юлия ГУБИНА

С.Камалетдинов, А. Спиридонова, Ю.Губина фотолары

"Туым жондозы" фестиваленнән фоторепортаж

"Туым жондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестивале ВИДЕО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев