Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тукай районы Мәләкәс авылы балалары милли уеннар фестивалендә катнаштылар

Анда республикадан һәм Төмән өлкәсеннән 15 коллектив килгән иде.

Республикакүләм «Әйлән-бәйлән» Татарстан халыклары милли уеннары фестивалендә Тукай районыннан Мәләкәс «Питрау» ансамбленең балалар төркеме дә катнашты. Чара Әлки районында узды. Анда республикадан һәм Төмән өлкәсеннән 15 коллектив килгән иде. Мәләкәс егетләре һәм кызлары фестиваль кунакларына керәшен йолаларын - «Токмачлы», «Станоклы», «Бармаклы», «Унике таяклы» дип аталган уеннарны, Олы көндә уйнала торган «Күкәй тәгәрәтешле» уенын күрсәттеләр, дип яза район газетасы.
Фестиваль балалар традицион халык уеннарын популярлаштыруга, халык уеннарын өйрәнү аша балаларны үз һәм Татарстанда яшәүче башка милләтләр мәдәниятенә җәлеп итүгә, сабыйларда уен күнекмәләрен арттыруга, коллективлар арасында тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән иде. Мәләкәслеләр дә үз уеннарын тәкъдим итеп кенә калмадылар, башка милләтләрнең йолалары белән таныштылар һәм аларның кагыйдәләрен үзләштерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев