Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар" хезмәткәрләре "Айбагыр"лылар өчен журналистика дәресләре уздырды

Мастер-класс өч юнәлеш буенча узды.

Бүген “Туганайлар” газетасының хезмәткәрләре – баш редактор Юлия Губина, корреспондент Ландыш Гобәйдуллина, сайт редакторы Алсу Мансурова һәм офис-менеджер Эльмира Шәйхеева  – “Айбагыр” этносменасында ял итүче балалар өчен журналистика буенча мастер-класслар уздырып кайтты.

“Мирас-Наследия” базасына килеп төшү белән, “Айбагыр”лылар безне “арулармысыз” дип, матур итеп сәламләп, каршы алдылар.

Базаның җиһазландырылган клуб бинасында 78 бала, аларның түти-дәдәйләре һәм педагог-оештыручылары җыелды. Газетаның баш редакторы Юлия Юрьевна “Туганайлар”ның эчке кухнясы турында сөйләп китте. Балалар газетабыз турында ишетеп кенә түгел, укып та беләләр, гаиләләре белән яздыралар икән.

Аннан, өч отряд өч юнәлеш буенча мастер-классларга таралышты.

Беренчесендә Юлия Губина текстлар белән эшләү, аларны редакторлау осталыгына өйрәтте. Балаларга рус һәм татар телендәге текстларда киткән хаталарны эзләп табарга һәм төзәтергә кирәк иде.

Икенчесендә Ландыш Гобәйдуллина балаларны хәбәр язарга өйрәтте. Шунысы кызыклы: араларында журналист һөнәрен тагын да якыннанрак белергә һәм киләчәктә шушы юнәлешне сайларга теләүчеләре дә бар.

Өченче мастер-классны Алсу Мансурова алып барды. Әлеге дәрестә “Айбагыр”лылар видеоконтент ясау, кыска клиплар төшерү, монтажлау, аларны платформаларга чыгару турында белделәр. Үзләрен дә сынап карадылар. Һәрбер отряд кызыклы видео төшерде. Аларны “Туганайлар” газетасының социаль челтәрләрендә күреп булачак.

Шулай итеп, һәрбер отряд медиа өлкәсенең төрле юнәлешләре турында файдалы мәгълүмат белде һәм практик яктан да сынап карый алды.

Гомумән, “Айбагыр”лылар актив һәм кызыксынучан. Киләчәктә язу сәләтләре ачылып, иҗат җимешләрен безнең газетабыз битләрендә дә укып булыр, дип ышанып калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев