Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар" газетасының җаваплы секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатына лаек булды

Бүген Россия матбугаты көнен бәйрәм итү кысаларында Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында журналистларның традицион очрашуы булып узды

Анда республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасында эшләүче федераль массакүләм мәгълүмат чараларының үз хәбәрчеләре чакырулы иде.

Чарада  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Татмедиа "Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе" Айрат Зарипов, “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин һәм башка дәрәҗәле  җитәкчеләр һәм кунаклар бар иде.  Каләм ияләрен  Россия матбугаты көне белән  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлап һәм республика журналистларына, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә  бүләкләр дә тапшырды.  

Бүләкләнүчеләр арасында  газетабызның җаваплы секретаре Евдокия Иванова да бар иде.  Хезмәттәшебез журналистика өлкәсендә күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына ия булды.

"Журналистика өлкәсендә күпъеллык нәтиҗәле хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сез, керәшеннәрнең тормыш-көнкүреш, милли гореф-гадәтләрен, йолаларын яктыртуга йөз тотучы басмада хезмәт итеп, этномәдәни үзгәлекне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә максатчан эшлисез. Вәзгыятьне тирәнтен өйрәнеп язган мәкаләләрегез укучыда кызыксыну уята, тормыш асылын аңларга ярдәм итә. ", - диелә Рәхмәт хатында.

Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Дуся (Евдокия Федоровна)! Горурланабыз синең белән! Тагын да зур уңышлар насыйп булсын сиңа.