Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган җанлы дәдәм

Без гади колхозчылар гаиләсендә 7 бала – 3 малай һәм 4 кыз үстек. Әтиебез авылда оста балтачы саналды. Әни таба ашлары пешерергә хирыс иде.

Иң өлкәнебез – Николай 2 ел физик тәрбия укытканнан соң, икенче дәдәм – Степан белән Себер якларына китеп, лаеклы ялга чыкканчы шахтер булып эшләделәр. Кече дәдәй – Геннадий да икенче һөнәре буенча информатика укытучысы. Кызлар барыбыз да укытучы һөнәрен сайладык.

Иң олы дәдәм Николай кечкенәдән гел чирли торган булган. Аның белән әни дә, әти дә чиратлап Казан хастаханәләрендә бик озак яталар. Табиблар үпкәсендәге авыруга, төгәл диагноз куя алмыйча, дәдәйне кире өйгә кайтарып җибәрәләр. Бик ябык була ул. Әни төрле дару үләннәре җыеп, мунчалар ягып, үзе ашамаганны ашатып, җиләк-җимеш, яшелчәләр, чикләвекләрне ваклап биреп, бик тәрбия ли аны. Ходайның рәхмәте, яшәр көне, ашыйсы ризыгы бетмәгән булган күрәсең, дәдәй өйгә кайт кач, көннән-көн тернәкләнә, йөгереп уйный, көлә башлый. Мәктәптә укыганда оста укуы, матур итеп моряк биюен өйрәнеп, сәхнәләрдә чыгыш ясавы белән таң калдыра. Кызлар күзен яндырырлык егет булып үсеп җитә. Спорт буенча да сынатмый. Аның кебек оста итеп турникта “кояш” күнегүен ясаучы, чаңгыда чабучылар бик аз була. 10 классны Усали урта мәктәбенә 12 чакрым араны җәй-көзләрен велосипедта, кышын – чаңгыда йөреп укып бетерә. Усалидан ак күмәч – сайка алып, бер бүлемен  үз авызыннан өзеп, миңа алып кайта. Бик тәмле, телеңне йотарлык йомшак иде ул. Укып бетергәч, Әлмәттә физик тәрбия укытучылары әзерләү бүлегендә укып чыгып, Дружба посёлогында 2 ел  укыта да, андагы чибәр кыз – Рәмзия белән туй ясыйлар. “Дәдәгез эшли башлагач туйганчы шикәр, ипи ашадык”, - дип искә ала иде әнием. Тик бу бәхет озакка бармый, әти-әни ризалыгы белән Себер якларына юл тота алар. Лаеклы ялга чык канчы җиңги белән икәүләшеп шахтада эшлиләр. Берсе – өстә,  километр ярым җир астында. Бер елны авыр тау токымы – кисәкли ташкүмер төшеп, чак үлми кала ул. Башын читкә борырга өлгереп кала дәдәй. Кисәк аягына төшеп, бот сөяге сына. Бу турыда без бер елдан соң, дәдәй аягына баскач кына ишеттек.

Әни әйтмешли, “нәрсәгә тотынсаң – шул дәдәңнәрнеке”.  Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, - диләр бит. Моннан 15 ел элек Алабуга шәһәренә кайтып төпләнделәр. Җиңги белән ике бала тәрбияләп үстерделәр, югары белем бирделәр, матур туйлар үткәреп тормышларын кордылар. Инде бүген оныкларын тәрбияләшәләр. Бүгенгәчә эштән туктаганнары юк. Эшсез торсак – чирлибез, диләр. Авылдагы туганнарга кайтып булышалар. Без аларны яратып, “беренче ярдәм” дип атыйбыз. Шушы көннәрдә дәдәм Николай Мишуринның  65 яшьлек матур юбилее. Ходай тазалыктан, тигезлектән ташламасын сезне дәдәй.

Елена БАЧКОВА, Мамадыш районы, Владимир авылы. Фото автор архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев