Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Тормыш стиле - сәламәтлек» фестивалендә Сарсаз-Баграж керәшеннәре

Чыгышлар Югары Мәлем, Сарсаз-Баграж, Сармашбаш китапханәләрендә узды

Зщй районында «Тормыш стиле - сәламәтлек» фестивале дәвам итә. Ул 25 мартта  Югары Мәлем, Сарсаз-Баграж, Сармашбаш китапханәләрендә узды.

Фестиваль кысаларында «Тормыш - ул сәламәтлек», «Шифалы алан», «Сәламәтлек сагында китаплар», «Сәламәт бул», «Сәламәтлек - безнең кулларда», «Туган җирнең шифалы үсемлекләре» дигән китап күргәзмәләрендә сәламәтлек турында кызыклы буклетлар, тәмле һәм файдалы җиләк-җимеш салатлары һәм катык тәкъдим ителде.

Чарада сәламәтлек турында халык сынамышлары һәм шигырьләр яңгырады. Укучылар  Югары Мәлем авылы медицина хезмәткәре Раилә Талипова белән берлектә,  биткә массаж ясау серләрен белделәр. «Убырлы кияү эзли» театраль куелышында әкият геройлары шулай ук начар гадәтләргә каршы көрәшергә өндәделәр.

Балалар белән бергәләп, «Сәламәт булу өчен нишләргә?» дигән сорауга кагыйдәләр язып сәламәтлек агачына яфраклар эленде. Соңыннан «Мин үз сәламәтлегемә нинди бәя бирер идем?»  дигән сорауга төсле алмалар белән җавап бирделәр.

Кичәдә кунак булып Андрей Кузьмин катнашты. Ул үзе язган «Без миллион» шигырен укыды. Аның шигыре залда утырган берәүне дә битараф калдырмады.

“Яшәү рәвеше - сәламәтлек " фестивале кысаларында сармашлылар эше игътибарга лаек. Бу уңайдан авыл китапханәсендә "Сәламәтлек сукмагы" дип аталган кичә үтте. Анда сармашлылар 9 номинация буенча чыгыш ясады. Тема буенча плакат, балалар ясаган рәсемнәр, китаплардан бүлекләп  күргәзмә оештырылды. Авыл спортчылары стенды һәм аларның уңышларын күрсәтүче кубоклардан күргәзмә эшләде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен китапханәдә нинди эшләр алып бару турында презинтация күрсәтелде.  "Кем нәрсә ярата" дигән татар халык әкиятен сәхнәләштерелде. Сәламәт, файдалы ризык булган кабактагы витаминнар һәм кабак бәлеше презентацияләнде.

"Минем сәламәтлек - яшәвемнең мәгънәсе" номинациясендә өч буын катнашты. Алар - тыл ветераны Йөзлебикә апа Минһаҗева, сугыш чоры баласы, спортчы Арсентий Тарасов, Йөзлебикә апаның күп итеп мал асраучы кызы Розалия Халикова. Кунаклар хәрәкәтнең файдасы турында  сөйләде, 67 яшьлек Нурия апа Сафина  гимнастик күнегүләрдән мастер-класс күрсәтте. Флешмоб балаларның тәгәрмәч, шпагат кебек күнегүләре белән башланып китеп, аларга зурлар һәм тамашачылар кушылды.

Кичә китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән  үткәрелгән  эшләргә  видеоролик белән тәмамланды.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев