Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ТНВның махсус проектында катнашып, КФУда бушлай белем алырга, тв-журналист булырга мөмкин

“Яңа Гасыр” каналының максатчан грантына татар телен камил белгән 11нче сыйныф укучылары гариза тапшыра ала

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе татар журналистларын табу һәм үстерү ниятеннән #ӘЙДӘТНВГА# исеме астында махсус конкурс игълан итә. Бу хакта журналистларга телерадиокомпаниянең директоры Илшат Әминов сөйләде.

“Быелдан татар журналистлары бюджет бүлегендә бушлай укый алмый. Шушы факт - телевидениедә эшләү өчен милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе безнең алга зур сорау һәм бурыч булып килеп басты. Бүген дөнья тиз үзгәрә, аның белән бергә коммуникацияләр, техник мәйданчыклар, күрсәтү зоналары - барысы да үзгәрә. Шуңа күрә әлеге өлкәдә эшләргә теләүче кадрларны әзерләүдә үзенә бер әзерлек кирәк. Бүген сезгә әйтәсе иң авыр нәтиҗәм шул: быелдан республикада бушлай журналист белеме алу булмаячак. Шушы хәлдән чыгу юлын эзләү өчен, без Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу өчен максатчан грантын оту буенча конкурс игълан иттек”, – диде Илшат Әминов.

Конкурсның максаты – татар мәктәпләрен тәмамлап, татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү, “Яңа гасыр” республика каналында эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү, “2014 - 2020нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә куюда катнашу.

Грант оту өчен, әлеге бәйгедә татар телен камил белгән 11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Аның Россия гражданлыгы булу мәҗбүри, конкурста Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә катнаша ала. Конкурста катнашырга җыенучының иҗади мәкаләләр (шигырьләр) яза белүе яки гади видеоматериаллар ясау тәҗрибәсе булуы шарт. Аңа шулай ук рус теле һәм рус әдәбияты буенча Бердәм дәүләт имтиханын бирү мәҗбүри.

"Татар журналистларын татар филологиясеннән җәлеп итәргә мөмкин диярсез. Анда, ялгышмасам, бюджет урынында 15 кеше кабул итәләр. Әмма алар, беренче чиратта, – татар теле укытучылары. Һәм республика өчен бу - бик аз милли кадр. Ә журналистика ул - аерым профессия. Бу – аерым күнекмә һәм осталык. Мин үзем дә массакүләм коммуникацияләр институында укытам, “Илшат Әминов лабораториясе” дигән курсым бар. Беренче курсларны укытам. Без әлеге конкурс кысаларында өч җиңүчене билгеләп, аларны телевиденигә тарту, тв журналистлар итеп әзерләү бурычы алабыз. Бүген журналистика һәм коммуникацияләр югары мәктәбендә бер ел уку – 135 мең сум. Бик каты омтылышы, теләге, хәтта сәләте булган бала да, әти-әнисенең шул кадәр акчасы булмау сәбәпле, журналист була алмаска мөмкин”, – диде Әминов.

“ӘЙДӘТНВГА” конкурсы 2018нче елның 5нче апреленнән 15нче майга кадәр 3 турда үткәрелә.

I тур читтән торып уздырыла. Анда катнашу өчен «Якын дустым» темасына эссе язарга кирәк. Эссенең күләме 14нче шрифт, юл арасында 1.5 интервал белән 3 биттән артмаска тиеш. Эссега булган таләпләр: үз фикереңне җиткерә алу, фикереңне раслый белү, сайлаган теманы ачу, фикер һәм нәтиҗәләрнең эзлеклелеге, автор күзаллавының яңалыгы һәм үзенчәлекле булуы. Иҗади эшләр татар телендә генә кабул ителә.

Язманың тышкы битендә күрсәтелергә тиешле мәгълүмат: авторның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме (тулысынча), конкурсның исеме, иҗади эшнең исеме, катнашучы укый торган белем учреждениесенең исеме, катнашучының яшәү урыны (тулы адресы), элемтә өчен телефон. Эссеның текстын 2018нче елның 19нче апреленнән дә соңга калмыйча, телекомпаниянең PR-бүлегенә pr_tnv@mail.ru электрон адресы белән юлларга кирәк.

II тур да читтән торып уздырыла. Иҗади конкурс «Мин - кадрда» дип атала. Үз-үзеңне кадрда үзенчәлекле итеп тәкъдим итәргә кирәк. Ул мобиль җайланмага төшерелгән, 2 минуттан артмаган видеоязма булырга тиеш. I турда катнашкан һәркем II турга уза. Конкурска булган иҗади таләпләр: үзенчәлекле булуы, хисле һәм тәэсирлелеге, үзең турында тулы мәгълүмат җиткерә белү.

MP4 форматында язылган видеоны яки аңа сылтаманы 2018нче елның 26нчы апреленнән дә соңга калмыйча, телекомпаниянең PR-бүлегенә pr_tnv@mail.ru электрон адресына юллагыз.

Чыганак: "Татар-Информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев