Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмтедә "Казанский" җыены булды

Казанскийда Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, яшь җырчылардан Римма Никитина, Татьяна Ефремова, "Айбагыр" ансамбле катнашты

21 июль көнне Теләче районының Тәмте авылында "Казанский" җыены үтте. Тамашаны күңелле итеп Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов алып барды.

Казанскийда мәйдан, артистлар чыгыш ясый торган сәхнә, дискотека үткәрелә торган яшьләр мәйданчыгы бар иде.

Бәйрәм мәйданда булган түгәрәк уеннан башланып китте. Биредә шулай ук төрле спорт уеннары оештырылды, милли көрәш барды.

Сәхнәдә төрле ансамбльләр, артистлар, үзешчән җырчылар катнашында концерт күрсәтелде. Быел Казанскийда Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, яшь җырчылардан Римма Никитина, Татьяна Ефремова, чыгыш ясады. Казаннан "Айбагыр" ансамбле кайткан иде.

Яшьләр мәйданчыгында заманча җырлар белән дискотека булды. Дискотеканының алып баручысы керәшеннәрнең җыелма КВН командасы капитаны Дмитрий Баранов иде.

Бәйрәм таң атканчыга кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев