Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмте ыруларны җыйды

21 июль көнне Тәмтедә зур масштаб белән авылның престол бәйрәме Казанский узды.

“Элек һәрбер керәшен авылына чиркәүләр төзелмәгән бит. Безнең күрше Карабаян авылында элек зур чиркәү булган. Гомер-гомергә Колбагыш белән Карабаян Тройсынны, Петровски Питрауны, безнең авыл Казанскийны зурлап уздырып килде. 21е көнне иртән Карабаян авылы чиркәвендә келәү укыла, ә аннан соң бөтен кеше зиратка бара. Инде нигезләре калмаган кешеләр дә бу көнне зиратка кайтып, кичен җыенга әзерләнә”, - дип сөйләде Казанский бәйрәменең төп оештыручысы Николай Иванов. Оештыру эшен Николай 20 елдан артык алып бара. Элегрәк бәйрәм, билгеле, болай зур итеп үткәрелмәгән. Бәйрәм елдан-ел үзгәрә, дәрәҗәсе дә күтәрелә бара. “Бәйрәмне үткәрүдә зур ярдәмне авыл халкы күрсәтә, – ди ул. – Уртак көчләр белән үткәрәбез. Район администрациясе, “Теләче АгроХим”, “Теләче Агро” предприятияләре булышты. Зур ярдәмне “Ак Барс” Холдинг” җитәкчесе Иван Михайлович Егоров күрсәтә.”

Авылда кышка өч хуҗалык калса, җәен җиде хуҗалык яши икән. Әле яңа гына төзелгән йортлар да күренгәли. “Яңа йортлар бар, тик азрак шул әле. Авыл өчен дә, бәйрәм өчен дә”, – ди Николай Иванов.

Авылы кечкенә генә булса да, бәйрәм җыены шыгрым тулы булды. Җыенны авыл көен сузып башлап җибәрделәр. Шуннан соң җыен уртасына яраткан артистыбыз Олег Фазылҗанов чыкты. Олег дәдәй Казанский бәйрәменә ел саен кайта. Ел да үзенә генә хас шаянлык, җорлык, профессионализм белән бәйрәмнең рухын күтәреп җибәрә ул. Халыктан кире элемтә булмаса, бәйрәмне алып баручы гына күтәрә алмый, билгеле. Килгән халыкка шаклар катарлык. Тарсынып тормыйлар, уеннарга ашкынып чыгалар.

Мәйданда авылда кемнәр яшәүен күрсәтеп торучы нәсел тамгалары сурәтләнгән плакат эленеп торды. "Безнең авылда йортлар бик аз калды. Шулай да әле һәрбер йорт та үз нәсел тамгасын саклап килә. Без шул тамагаларны бергә җыйдык", - дип сөйләде "Кряшен чибяре - 2017" титулын яулаган кыз Екатерина Максимова.

Казанский җыенына Тәмте авылында гомер итүче 78 яшьлек Мария Иванова да төшкән иде. Ул биш бала анасы, шушы авылның тоткасы, дияргә була. Бәйрәмгә биш баласы, җиде оныгы кайткан. “Казанский гомер-гомергә булды инде ул. Безнең вакытта көндез көрәш карыйлар, кичкә Колбагыш очына Түгәрәк уенга җыелыша иделәр”, - дип сөйләде ул.

Бәйрәмгә Казан шәһәреннән “Айбагыр”, Теләче районы Субаш авылыннан “Нардуган” фольклор ансамбльләре, “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбльленең солисты Александр Игнатьев, татар эстрадасы җырчылары килгән. Абруйлы артислардан да элегрәк, ике туган Тимур Хисамов белән Иван Пугачёв турында әйтеп китәсем килә. Яшьләре әле уннан артмаган, ә инде сәхнә түрендә үзләрен чын артистлар кебек тоталар. Яшь йолдызчыклар сүнмәсен, алга таба тагын да яктырак балкысыннар иде.

Казанский бәйрәме, гадәттә, таң аткач кына бетә. Быел да шулай булды. Кем күңел ачып, кем көрәш карап туйгач, кояшның беренче нурлары белән генә таралды.

Казанский бәйрәменнән Фоторепортаж карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев