Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмле конкурс

Cентябрь аенда Казанда "Татарстан халыклары ашлары" ("Кухни народов Татарстана") конкурс-фестивале узды. Чараны Татарстан халыклары Ассамблеясе, Халыкара сервис колледжы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Мәдәният һәм диалог үзәге уздырды.

Биредә катнашучылар, конкурс кагыйдәләре буенча, иртән колледжда ике сәгать эчендә республикада яшәүче халыкларның милли ризыкларын пешерде. Аларны Халыклар дуслыгы йортында тәкъдим иттеләр.

Бу көнне конкурста катнашучылар жюрины һәм тамашачыларны, аш-су традицияләре аша, төрле халыкларның милли үзенчәлекләре, мәдәниятләре белән таныштырды. "Пешекче сәнгате" номинациясендә катнашучылар үзләре пешергән ризыкларны тәкъдим иттеләр. Аерым оештырылган "Арт-класс" номинациясендә азык-төлектән тудырылган сәнгать әсәрләрен күрсәттеләр.

Фестивальдә керәшен командасы да катнашты. Апалы-сеңелле Алиса һәм Лариса Спиридоновалар әзерләгән матур һәм бай өстәл бер генә кешене дә битараф калдырмады.

Ниләр генә юк иде анда! Кишер, кәбестә, чөгендер һәм алмадан покрау бөккәннәрен, матур итеп өмәреп ясалган эремчек пирмәнкәләрен, тары күзикмәкләрен кызлар бар осталыкларын һәм күңел җылысын биреп пешергәннәр. Моңа өстәп, өстәлдә буялган күкәйләр, көзге уңыш, хәтта үзебезнең "саклавыч тамга" төшерелгән айбагыр мае да бар иде. Керәшен халык ашларын, жюридан кала, фестивальгә кунак булып килгән Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белән күренекле шагыйрь, сәясәтче, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин да югары бәяләде. "Хатынымның әнисе - Бакалы түтие иде. Шуңа күрә мин керәшен аш-суларының рәтен дә, тәмен дә беләм, - диде ул. - Покрауга минем әби киндер орлыгыннан пироклар пешерә иде, тәме хәзер дә тел очында...".

Конкурста барлыгы 13 команда көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча, 1 урынны татар халык ашлары, 2 урын - әзербайҗан халык ашлары, 3 урын - таҗик милли ризыклары алды. Тамашачылар мәхәббәте призына грек мәдәни автономиясе өстәле лаек булды. Керәшен командасын игътибарсыз калдырулары бераз күңелне төшерсә дә, уңган-булган кызларыбыз әзерләгән бай өстәлнең иң "популяр" табыннарның берсе булуы, кунакларның өзелмәве, киресенчә, киләчәккә стимул һәм дәрт өстәде. Узган ел уздырылган бу тәмле конкурста безнең команда өченче урынны яулаган иде.

Фоторепортаж карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев