Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмле бәйрәм

Безнең дини календаребызда бәйрәмнәр күп һәм төрле. Керәшен аларның һәркайсын халыкчан бәйрәмгә әйләндереп бетергән. Һәр бәйрәмнең әле үз символы да бар. Покрау көнен көзге муллыктан алып пешерелгән пирогларсыз күз алдына да китермибез. Әлеге традицияләрне истә тотып, яшекарты бергә җыелып, Покрау бәйрәмен уздыра башладык. Соңгы 5 ел дәвамында бу бәйрәмтрадиция ныгып...

 

Безнең дини календаребызда бәйрәмнәр күп һәм төрле. Керәшен аларның һәркайсын халыкчан бәйрәмгә әйләндереп бетергән. Һәр бәйрәмнең әле үз символы да бар.

Покрау көнен көзге муллыктан алып пешерелгән пирогларсыз күз алдына да китермибез.

Әлеге традицияләрне истә тотып, яшекарты бергә җыелып, Покрау бәйрәмен уздыра башладык. Соңгы 5 ел дәвамында бу бәйрәмтрадиция ныгып килә.

Кичә Халыклар дуслыгы йортында узды. Һәр кеше бәйрәм табынына дип күчтәнәчләр һәм Покрау пироглары пешереп килгән. Республика
керәшен оешмасы да, бәйрәм белән котлап, 100 Покрау бөккәне пешереп китергән.

Пироглар буенча конкурс буласын белгән кунакларыбыз ныклап әзерләнгәннәр. Кызлардан аермалы буларак, егетләребезнең берсеннән-берсе тәмле, үзенчәлекле пироглар күтәреп килүе, күпләрне шаккаттырды. Ләкин, яшьләребез ничек кенә тырышсалар да, "Пок рау пирогы - 2014" конкурсы җиңүчесе исеменә Пелагия түти лаек булды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Илҗә дәдәй белән Пелагия түтинең бергә гомер кичерүләренә быел 50 ел тулган. Шулай булуга да карамастан, алар әле һаман да яшь, матур, берберсенә булган хөрмәт һәм ярату хисләре һаман сүрелмәгән. Аларны киләчәктә дә сүндермичә, яшьләргә үрнәк булып, озынозак бәхетле гомер язсын бу парга!

Икенче урынны Мамадыштан Игорь Шрыков яулады, ә өченче урынны Анатолий Муллин, Светлана Максимова, Павел Чулков, Артем Николаев бүлештеләр. Дөрестән дә, һәр пирог бик тәмле һәм үзенчәлекле иде. Чәй эчү җырбию, шигырь, уеннар белән үрелеп барды. "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең оркестры бәйрәмне тагы да дәртләндереп җибәрде. "Керәшен чибәре - 2014" исемен яулаган Алина Давыдова да бәйрәм белән котларга үзенең күңелле керәшен җырларын алып килгән иде. Ватылган микрофон да бәйрәмне боза алмады. Александр Игнатьев, Регина Павлова, Елена Чулаковалар микрофонсыз да матур итеп җырлап сөендерделәр.

Егет-кызларыбыз төрле кызыклы уеннарда катнашып, күңел ачтылар, таныштылар, дуслаштылар. Бәйрәм барышында биш "Покрау пары" да сайланды. Покрау бәйрәмен, башыннан ахырына кадәр төшереп, безнең тормышны күзәтергә Татарстан дәүләт телевидениесеннән журналистлар да килгән иде. Әлеге кичә турында 30 октябрь көнне ГТРК "Татарстан" каналында иртәнге сәгать тугызда "Дороже богатства" тапшыруыннан карый алачаксыз!


Надежда ТОКРАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев