Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәүге тапкыр сайлауда катнашкан “Туганайлар” газетасы корреспонденты Милена Новикова: “Зур тормышка, матур киләчәккә беренче адым ясадым”

Бүген Татарстанда 49 мең 121 кеше Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр катанаша. Шулар исәбендә редакциябезнең корреспонденты Милена Новикова да бар. Ул Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авылында 2433нче сайлау участогында үз тавышын бирде.

"Бүген беренче тапкыр сайлау участогына барып, тавыш биредем. Көне начар - буранлы. Тик чын патриот һәм үз иленең киләчәге турында кайгыручы мондый бураннан куркып тормый! Без дә гаиләбез белән җыелышып, лаеклы кандидатка тавыш биреп кайттык.

Беренче тапкыр сайлаучы буларак, миңа истәлекле бүләк дә бирделәр. Болар - матур шкатулка, паспорт тышлыгы, сайлау значогы һәм календарь.

Мин бик шат. Беренче тапкыр эшләнгән эш гомергә кала бит ул. Үз илемнең киләчәге өчен тавыш биргәнемә канатланып кайттым. Россия гражданины буларак, зур тормышка, матур киләчәккә беренче адым ясадым. Тавышымны илебез өчен җан аткан, аны югары дәрәҗәгә күтәрә алырлык һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы кандидатка бирдем. Ялгышмаганмындыр, дип уйлыйм. Зур түземсезлек белән сайлау нәтиҗәләрен көтәм", - дип сөйләде Милена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев