Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Теләченең Карабаян авылында һәйкәл–обелиск ачылды

Бөек Ватан сугышына Карабаян авылыннан 95 кеше киткән, шуларның 56сы яу кырында ятып калган.

Теләченең Карабаян авылында 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырларча һәлак булган һәм билгесез югалган якташлары истәлегенә төзелгән һәйкәл-обелискны ачу тантанасы тантанасы булды, дип яза җирле басма "Теләче".

Авыл халкы, шәһәрдә гомер итүче авылдашлар химаясына салынган һәйкәл - обелиск күренекле урында - авылга керү юлында урнашкан. Бөек Ватан сугышына Карабаян авылыннан 95 кеше киткән. Шуларның 56 сы яу кырында ятып калган, 39 ына гына кире туган ягына әйләнеп кайту насыйп булган.

Яңа төзелгән һәйкәл-обелиск Ватан - Ана азатлыгы өчен шәһит киткәннәрне искә алу, үсеп килүче буынга зур тәрбия урыны булсын. Әлегедәй һәйкәлләр төзелеп торганда, әби-бабаларыбызның сугыш чорында һәм аннан соң күрсәткән батырлыгы халкыбыз күңеленнән мәңге җуелмас. Чөнки кайсы гына йортны, гаиләне алсаң да, анда сугыш җиле кагылган диелә район басмасында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев