Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама укучылары керәшеннәрнең мәдәнияте белән танышты

Балалар белән очрашу ял көне клубы уңаеннан оештырылды

12 декабрь көнне Халыклар дуслыгы йортында ял көне клубы кысаларында Түбән Кама шәһәренең 11 нче мәктәбе укучылары, "Асыл нәсел" балалар ансамбле керәшеннәрнең мәдәнияте белән танышты.

Түбән Каманың керәшеннәр җәмгыяте рәисе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова балаларга керәшен халык киемнәре турында сөйләде, видео язмалар күрсәтте. Чара барышында "Асыл нәсел" балалар ансамбле "Безнең ил" җырын башкардылар. Ансамбльнең җитәкчесе Ольга Вәлиуллина кызыксынучы укучыларны ансамбльгә йөрергә чакырды.

Керәшеннәрнең мәдәнияте белән танышу хореография залында дәвам итте, анда керәшен биюе буенча мастер-класс узды. "Баш чишмя" ансамбленең хореографы Надежда Кузьмина балаларга керәшен биюенең төп элементларын күрсәтте.

Эшнең иң югары бәясе - балалардан яңгыраган рәхмәт сүзләре.

Ял көне клубында катнашучылар үзләре белән бик күп якты, уңай эмоцияләр алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев