Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Чура авылында Питрау гөрләде - фото, видео

12 июль көнне Кукмара районы Түбән Чура авылында Питрау бәйрәме оештырылды

Бәйрәмгә кунаклар быел да күп кайткан. Авылдашлар өчен Питрау иң башта дини бәйрәм. «Бүген чиркәүгә келәүгә бардык. Изге апостолларыбыз Пётр һәм Павелны искә алдык. Кичен шулай Питрау җыенына төшәбез. Элек-электән ул безнең кунак төшерә торган, кичен мәйданда уйный торган бәйрәм буларак истә калган», - ди авыл халкы. Чыннан да, тирә-як авыллары өчен дә Түбән Чура Питравы көтеп алынган бәйрәм.
Питрауны чәчәкле һәм җиләкле җырлы-биюле композиция белән ачып җибәрделәр. Тау астында гына урнашкан мәйданда киче буе халкыбызның моңы, уеннары яңгырады. Әлеге чарада Село Чура авылы мәктәбе укучылары, «Карендәшләр» ансамбле һәм район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашты. 
Халыкны бәйрәм белән котлап Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев чыгыш ясадылар.

Спорт уеннары да азарт белән узды. Бүләкләр дә яхшы иде.

Заманага кушылып шоу артыннан кумыйча гына, җылы һәм рәхәт бәйрәм оештырганнар түбәнчуралылар. Мәйдан тутырып үзләренең данлыклы «Чабата» көенә биеделәр. Башкаларны кабатламый, үзләренең үзенчәлекле культураларын саклаулары менә шуннан да күренде. 
Питрау бәйрәме салют белән тәмамланды. Яңгыр явып торса да, халык таралмады. Бер ай җүнле яңгыр күрмәгән кукмаралылар бары тик шатланып, Ходайга рәхмәт кенә әйттеләр. 
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.

​​​​​​Чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев