Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна һәм Николай Дунаевлар: “Туганайлар” - безнең гаилә өчен иң көтеп алган, иң яраткан газета"

Кадерле туганнар! Керәшен тормышында якты маяк булып балкыган "Керәшен сүзе"ннән соң , 2002 елның көз айларында күңелебезгә якын булып яңгырашлы атама белән "Туганайлар" газетасы чыга башлады. Керәшен бит гөмер-гөмергә бер берсенә якын итеп "туганым" дип эндәшә. Хәтеремдә, аны оештыру чарасына Казаннан без дә: Григорий Родионов, Роберт Батулла, мин - Николай...

Кадерле туганнар!
Керәшен тормышында якты маяк булып балкыган "Керәшен сүзе"ннән соң , 2002 елның көз айларында күңелебезгә якын булып яңгырашлы атама белән "Туганайлар" газетасы чыга башлады. Керәшен бит гөмер-гөмергә бер берсенә якын итеп "туганым" дип эндәшә.
Хәтеремдә, аны оештыру чарасына Казаннан без дә: Григорий Родионов, Роберт Батулла, мин - Николай Дунаев барган идек. Кичәне керәшеннәрнең горыф-гадәтләрен яхшы белүче, алар тормышына олы хөрмәт белән караучы Чаллының ул чактагы главасы Рәшит Сәитович Хәмәдиев алып барган иде. Кичә тантаналы рәвештә бик матур үтте.
Шул вакыттан бирле "Туганайлар" - безнең гаилә өчен иң көтеп алган, иң яраткан газета.
Ыру-карендәшләребезне, туганнарыбызны бер-берсенә якынайтып, хәбәрдәр итеп торучы үзебезнең "Туганайлар" яшәсен!
Людмила Даниловна, сезгә, зур булмаган талантлы коллективыгызга ныклы сәләмәтлек, ялкынлы илһам, баһадирларча җегәр телибез!
"Туганайлар"ның җан атарлары:
Николай Иванович Дунаев
Татьяна Григорьевна Дунаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев