Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«ТАТМЕДИА» генераль директоры Шамил Садыйков «Туганайлар»ны туган көне белән котлады

«ТАТМЕДИА» агентлыгында медиа директор вазифасын үтәүче Әлфия Әдиятова «Туганайлар»га уңышлар, кечкенә коллектив белән зур эш эшли алу сәләтен саклауны теләде.

 «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Туганайлар» керәшеннәр газетасын унсигез яшьлек туган көне белән котлады. «Туганайлар» коллективы бу көннәрдә «ТАТМЕДИА» бинасының ремонтланган унынчы катына күчте. Шушы уңайдан бүген редакциядә бәйрәм үтте.

«Туганайлар»сыз һәм керәшеннәрсез татар халкын күз алдына китереп булмый. Керәшеннәр — безнең милли горурлыгыбыз, байлыгыбыз. Бергәләп бер милләт булып яшибез. Тигез итеп эшләп килүче коллективның булуы бер байлык булып тора. Бер хыялыбыз — коллективка егет кирәк. Бәлки «Керәшен егетен эзлибез» бәйгесен игълан итәргәдер.

Сезнең күченүегез алдан уйланмаган эш иде. Әмма шушы бүлмәләрне күргәч, күңелемдә бер ният туды: бирегә яшь чибәр кызларны утыртырга кирәк. Ремонт эшләнгәч, әлеге бүлмәләрне махсус сезгә бүлеп бирдек. Киләчәктә тырышып эшләргә, кызыклы контент булдырырга, социаль челтәрләрдә үсәргә телим. Алла боерса, сезгә телефон бүләк итәрбез», — диде Шамил Садыйков.

«ТАТМЕДИА» агентлыгында медиа директор вазифасын үтәүче Әлфия Әдиятова «Туганайлар»га уңышлар, кечкенә коллектив белән зур эш эшли алу сәләтен саклауны теләде.

 «Туганайлар» редакциясендә эшләүче журналист Милена Новиковага «ТАТМЕДИА» АҖ исеменнән грамота тапшырылды.

Шулай ук чарада 2008- 2018 елларда «Туганайлар» редакциясенең баш редакторы булып эшләгән Людмила Белоусова да катнашты. Аңа «ТАТМЕДИА» исеменнән, өлкәннәр көне уңаеннан, бүләкләр бирелде.

«Керәшен журналистикасына 1993 елда килдем. Шушы 27 ел хезмәтнең нәтиҗәсе бу. Шушы коллективның булуына сөенәм. Биредә яшьләр эшли. Эшне хәзерге редактор Юлия Губинага тапшыра алуым белән бәхетле мин. "Туганайлар"ның Республика газетасы статусы белән шушы бинада урнашуы — фантастика. 1993 елда безнең өчен бу хыялга ашмас хыял иде», — дип сөйләде Людмила ханым.

Газета белән тыгыз элемтәдә «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле тора. «Уңышлар телим! Киңәшле эш таркалмый, диләр. Сез киңәшләшеп эшлисез, шуңа күрә эшегез таркалмый. Җитәкчелек тә сезгә мөмкинлекләр тудыра. Бу - һәрберегезнең эш нәтиҗәсе», — ди ансамбльнең җитәкчесе Артур Поляков.

  • «Туганайлар» газетасы 2002 елда Яр Чаллы шәһәрендә басыла башлаган. 2014 елда әлеге басма Казанда чыга башлый. Басманың бүгенге тиражы — 1327 данә. Газета айга ике тапкыр рус кушымтасы белән басылып чыга. 2018 елдан баш мөхәррир вазифасын Юлия Губина башкара.

Алинә Айдарова , «Татар-информ»

Тагын укы

"Туганайлар" газетасы тарихыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев