Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда сентябрь җылы булачак

Татарстанда сентябрь аномаль җылы булачак. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевка сылтама белән РБК хәбәр итә

Республикада бу җәй өчен гадәти булган җылы һава торышы сакланачак. Температура нормадан 4 градуска югары күтәреләчәк һәм 18 — 20 градус җылы тәшкил итәчәк, дип сөйләде эксперт.

Переведенцев сүзләренчә, августта температура нормадан 3 градуска югары булган иде. Алга таба да бу тенденция сакланачак. «Эш шунда ки, хәзер без антициклон йогынтысында, салкыннар килер урын юк. Хәзер Россиянең Европа территориясендә эссе һава шартлары хакимлек итә», — дип сөйләде эксперт.

Переведенцев сүзләренчә, Казанның көнбатыш районнарында коры һава торышы булуы ихтимал.

Моннан тыш, эксперт 2018 ел дөньякүләм күзәтүләрнең 160 еллык тарихында иң җылы ел исеменә дәгъва итә, дип билгеләп үтте.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев