Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда “больничный”лар электрон формада бирелә башлый

2017 елның 1 июленнән Россиядә "больничный"ны электрон формада бирә башладылар. Әлеге яңалык медицина учреждениеләре хезмәткәрләре һәм эш бирүчеләрнең бухгалтерия эшчәнлеген тизләтә. Бу - пациентлар өчен дә уңайлы: табибны көтеп чират торасы, имзалар җыясы юк.

Бүген республиканың 30 клиника һәм хастаханәсе эшкә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне электрон рәвештә бирә. Нигездә, болар - шәхси медицина оешмалары. Дәүләт медицина учреждениеләре яңа форма белән эшләүгә 1 апрельдән керешәчәк.

Яңа төр "больничный"ның эш схемасы түбәндәгечә: Табиб хезмәткәргә хезмәткә вакытлыча яраксызлыгы турындагы белешмә тутырылу турында талон бирә. Ул аны эш бирүчегә тәкъдим итә һәм гариза язып, шунда электрон "больничный"ның номерын күрсәтә. Шуннан соң хисапчы аны социаль иминиятләштерү фонды системасыннан кереп ала. Хисапчы бу эштә үзе күнеккән система белән дә, шулай ук социаль иминиятләштерү фонды тәкъдим иткән системадан да бушлай куллана ала.

Бүген Татарстанда уртача 1 млн 100 данә "больничный" кәгазь формада бирелә. Электрон белешмә белән эшләү турында 150 шәхси медицина оешмасы һәм 7200 иминиятләштерүче белән килешү төзелгән.

"Больничный"ның яңа төре республика дәвалау учреждениеләренә әкренләп кертелә. Шулай булуга карамастан, пациентлар яңалыкка ияләшкәнче, элеккечә, кәгазь белешмәләр бирү гамәлдән чыгарылмый. Законга бәйле рәвештә, пациент нинди белешмә кирәген үзе сайлый ала.

МА "Татар- Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев