Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан биатлончысы Паралимпиадада көмеш медаль яулады

Татарстан биатлончысы Марта Зәйнуллина Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узган Паралимпия уеннарында көмеш медаль яулады, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Түбән Кама спортчысы 10 чакрым дистанциядә шәхси ярышта икенче булып килде. Ул әлеге араны 43 минут 52,1 секунд эчендә узды. Зәйнуллина өчен бу - быелгы Паралимпиадада беренче медаль.

Россиянең тагын бер спортчысы - Ирина Гуляева бронза медальгә лаек булды.

2014 елда Сочида узган Паралимпия уеннарында Марта Зәйнуллина чаңгы спринтында өченче урынны алган иде. Ә 2015 елда ул биатлон буенча дөнья чемпионы титулын яулады.

Моңа кадәр "Татар-информ" Марта Зәйнуллина Паралимпия уеннарында дүртенче урында калды, дип хәбәр иткән иде.

МА "Татар-Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев