Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Талантлы тамашачы өчен уйныйм…»

Аның шундый бер гыйбарәсе бар: «Тискәре геройларымның да уңай якларын эзләдем»

«И матур да кеше инде безнең бу Дунай»,・ дип, чын күңелдән соклана иде әнием, әбиләрем, түтиләрем. Телевизор экранында ул пәйда булса, кырык эшләре ярылып ятуга кармастан, шунда укэкранга капланалар. Ә өйдәге ир затлары, сабыр һәм тыенкы гына: «Шәп уйный шул»,・дип хуплыйлар һәм үзләренчә ирләрчә якын итәләр иде аны. Ә мин әле аңлап җиткерә алмыйм: нишләп «безнеке»? Якташыбызмы? Ерак туганмы?! Сәхнәгә «Гөргөри кияүләре» чыккач, аңладым. Якын туган икән.

1-8

Аның шундый бер гыйбарәсе бар: «Тискәре геройларымның да уңай якларын эзләдем». Безнең сөйләшү барышында ул моны бераз гына башкачарак формалаштырды: «Тормышта бу авыррак бирелә шул…» «Димәк, тормыш белән сәхнә барыбер дә аерыла?», – дип елмаям. Ә ул, киресенчә, җитдиләнә төшә: «Әлбәттә, аерыла. Сәхнәгә инде синең аша үтеп, режиссер тарафыннан фильтрланып, күпмедер дәрәҗәдә типаж рәвешен алган, тамашачы кабул итәргә әзер образ чыга. Хәер, монда тамашачының таланты да бик мөһим. Кемдер өстә яткан нәрсәләрне, бик примитив моментларны гына тотып ала, кемдер әллә никадәр катламнар ача, гүя синең белән бу рольне бергәләп эшләгән, кичергән… Әнә шундый тамашачы өчен уйныйм мин – һәр чыгуымда…»

Кызганыч, мин аның театр дөньясын шаулаткан, соклану, бәхәсләр уяткан, матбугатта яңгыраган Тукаен, Фигаросын, Шамил Усмановын, Газизен, Сәярен, Азнаен, Паратовын, Бәхтиярен, Хаинен, шулай дип әйтергә яраса, «яшьлек рольләре»н күрмәдем. Кайберләрен телевидение язмаларында күрдем-күрүен, әмма театр залыннан күрү белән экраннан күрү – җир белән күк арасы.

Күз алдыма беренче булып «Өч аршын җир»дәге Мирвәли сурәтендә килеп басты ул. Образы ничек кенә каршылыклы булмасын, аяз көндә суккан яшендәй тәэсир… һәм әсир итте. Хәзер аңлыйм: Мирвәли-Дунайның фаҗигасе безне, 80нче елларда туып-үскән яшүсмерләрне, зур катаклизмнар артында җимерүче яисә җимерелгән кеше язмышлары торуына төшендергән икән. Бу спектакльне ул вакытта телевизордан еш күрсәттеләр. Аяз Гыйләҗевне кулына алып карамаучыларны да Дунай тудырган образ уйландыра, тетрәндерә иде. Ә аннары аның «Бичура»дагы Күрше роле инде авылларыбызның һәм тулы бер дәвернең кая тәгәрәвенә аермачык күрсәткеч булды.

Очраштык та озаклап сөйләшеп утырырга җай таптык әле бу көндәлек шәһәр ыгы-зыгысында. Станиславский һәм Хрущев, бал кортлары һәм Третьяков музее, керәшеннәр һәм пентатоника турында…

Сүзне «үзебезнең Дунай»га тапшырам.

1-10

УЛ ТӨШНЕ МИҢА КАТ-КАТ СӨЙЛӘТТЕЛӘР…

– Әти сугышка җиде кат барып, җиде тапкыр кире кайтарылган кеше. Соңгы кайтуын яхшы хәтерлим. Бер иртәне уянып киттем дә әнигә төшемне сөйлим: имеш, әти комбайнны хәтерләткән ниндидер зур бер машина алдына утырган да юлны кардан көрәк белән як-якка чистартып кайтып килә.

Ул төшне кат-кат сөйләттеләр, яхшыга юрадылар. Икенче көнне кичкә таба, ни күзебез белән күрик, бакча артыннан бил тиңентен кар ерып әти кайтып кермәсенме! Казаннан аңа район военкоматына тапшырыр өчен белешмә дә биреп җибәргәннәр булып чыкты. Анда «бу кешене кабат җибәрмәгез» дип язылган иде.

БАЛ КОРТЫНА ТИМӘГЕЗ!

– Әтием – умартачы Иван – җаны-тәне белән үз һөнәренең остасы иде. Колхоз чүннигендә 150 баш умарта тотты ул. Шуннан артыгын үрчетергә ярамый. Планны үтәргә генә кушылган. Әти Мәскәүдән умарта карау буенча газета-журналлар яздыртып ала иде, аларны җентекләп өйрәнә. Ул кортларны бала урынына күрде, бөтен күңелен биреп хәстәрләде. Без – мин, Вера тутам, Игнат дәдәм – аның уң куллары.

Мин бик җитез булганмын, күрәсең, умарта күч аерганда агач башына баскычсыз-нисез елдам гына үрмәләп менеп китәм дә аерып алып төшәм. Әле дә хәтеремдә: җәйнең иң эссе вакытында гектарлаган чүнникнең бер башыннан икенче башына авыр-авыр баллы рамалар тутырылган тартмаларны омшанникка ташыйсың. Рамнар өстендәге балавызны юнып алып, балларын суыртасың. Кич җиткәч, бал тутырган кисмәкләрне төяп, урман буйлатып күрше Кадер авылына – складка бал тапшырырга китәсең. Син балны үлчәтеп, тапшырып кайтып җиткәндә, авыл яшьләре инде уеннан тарала башлаган була, шунысы үзәкне өзә иде.

Кызганыч, Хрущев сәясәте башлангач, умартачылык эшенә зур зыян килде. Әти моңа бик әрнеде. Сүзләре хәтердә: «Бал кортының авыл хуҗалыгына бернинди зыяны тигәне юк, ул тик үз җае белән оча, басу-кырларны серкәләндерә, шуннан бал җыеп алып кайта. Аннары үз эшен мыштым гына оясында башкара. Ничек шул тырыш-булдыклы бөҗәккә кул күтәреп була инде, җә?!»

1-9

«КАЯН ОЧАСЫ КИЛСӘ, ШУННАН ОЧСЫН»

– Чүнниктән ерак түгел, икенче аланлыкта үзебезнең умарта бар иде – анда 30–40 баш умарта. Әти өстеннән анонимкалар язылганлыгы ачыкланды берзаман. Нишләп ята ул урманда, янәсе? Мылтыгы, наганы да бар икән үзе белән, имеш.

Дүрт кеше өйгә килделәр: район милиция начальнигы, авыл советы рәисе, колхоз рәисе, тагын бер кораллы кеше. Безне урамга куып чыгардылар. Тентүне караңгы төшкәч кенә тәмамлап, атларына утырып китеп бардылар. Шөкер, әтине алып китмәделәр.

Аннары аны тикшерергә дип Хрущев заманында да килгәләделәр. Крестьянга биш баштан артык умарта тотарга ярамагач, әти эчтән бүленгән озын умарталар ясады. Кортлар ике баштан да чыгып оча. Авыл халкы бер умартада берничә баш умарта тота икән, дип «властька» җиткергән. Кәефлерәк чакта әти үзе дә мактанып сөйләп ташлагандыр инде, күрәсең.

Тагын килделәр, сорыйлар: «Иван дәдәй, – диләр, – нишләп синең умарталарың теге тишектән дә, бу тишектән дә очып чыгып йөри соң?» Әти боларга сабыр гына җавап кайтара: «Ник шуңа аптырыйсыз, корт ич ул, кай җирдән тишсәң, шуннан очып чыга инде, менә бу урыннан тишсәң, хәтта моннан да…» Шулай ди дә, үзе бармагы белән умарта түбәсенә төртеп күрсәтә. Тегеләр, умарта серләренең тамчысын да белмәгән бәндәләр, ни әйтергә белми аптырап тик басып торалар.

1-7

Островский «Бирнәсез кыз». Паратов ролендә. 1983 ел.

1-5

Т. Миңнуллин «Гөргөри кияүләре». Гөргөри ролендә 1995 ел.

 

«ӘЛЛӘ КЛУБ САЛАСЫҢМЫ, ИВАН ДӘДӘЙ?»

– Бик оста кеше иде ул: итеген дә үзе басты, бүреген дә үзе текте, өебезне дә балкытып үз куллары белән торгызып куйды. Миченә кадәр үзе чыгарды. Бура бурап куйгач, авыл халкы төрттеребрәк: «Әллә клуб саласыңмы, Иван дәдәй», – дип дәшеп узгалады. Чөнки ул бураны уртадан бүлмәде, бүрәнә буе белән озын итеп сузды. Инде әти өйне салып бетергәч, авылдашлар да өйләрен безнекенә охшатып сала башлады.

Ясаган умарталары да шкатулка кебек ялт итеп тора иде. Шулай бервакыт, инде олыгая төшкәч, ишегалдында утырганда, меңәрләп өелеп, эленеп торган рамнарына озак карап торды-торды да, әйтеп куйды: «Бу йортка бездән соң кереп утырган кеше, нигә дип шулкадәр чыра телде икән бу дурак, дип көләр инде миннән». Бу аның Игнат дәдәй белән миңа төрттерүе, үзенчә шелтәсе иде. Нигездә калмыйсыз бит, димәк, ул таралачак, диюе.

Еллар үткәч кенә мин бу сүзләрне бар тирәнлегендә аңладым. «Бичура» спектаклендә минем килмешәк ролем бар. Акылга зәгыйфь бер хатынга кереп көн итүче әнә шул килмешәкне уйнаганда безнең авыллардагы ятим нигезләр турында уйландым. Бик негатив образ ул килмешәк – пьеса буенча. Әмма мин аны ягымлы, халык ярата торган итеп уйнарга тырыштым. Сәхнәгә сарык ияртеп алып чыгып булмый бит, ә халыкка аңлатырга, күрсәтергә кирәк. Шунда мин бау күтәреп чыгам да, үземне иләс-миләс тотам: «Күрше, – дим, – минем бит хәзер сарыгым бар!» Биеп китәм… Янәсе, менә, мин дә адәм хуры түгел, карагыз, минем дә малым барлыкка килде, мин дә – нәкъ сезнең кебек…»

Аны куйганда Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчеләре дә утыра иде залда. Фәрит Бикчәнтәев кинәт: «Блестяще!» – дип кычкырып җибәрмәсенме. Бу – режиссер тарафыннан актерга карата сирәк була торган югары бәя.

КҮҢЕЛЕМДӘГЕ БӘЙРӘМ УЛ – ӘНИ

– Без биш бала үстек. Һәммәбезне карап, тиешле тәрбия биреп, тәртиптә тоту, гомумән, гаилә учагын кирәкле температурада саклау – монысы әни җилкәсендә иде. Барлык йорт мәшәкате, гаилә бюджеты өчен дә ул җаваплы.

Коеп куйган бер чибәр булмаса да, туган-тумача да, барлык бала-чага да аны «Матур түти» дип атап йөртте. Кеше хакын хаклый белә, ягымлы бер эчке матурлыкка, үзенә тартып тора торган көчкә ия зат иде әни. Бәлки, шуңа да безнең өйдән кеше өзелмәде, өстәлдән ризык төшмәде. Бер партия кунак торып китүгә, өстәлнең икенче башында яңа партия кунак өчен табын әзер була торган иде. Артык бай да, ярлы да яшәмәдек. Әмма әнинең өйгә аяк баскан һәр кеше өчен сые да, ягымлы йөзе белән сүзе дә әзер булды.

Килен булып кайткач, хатыным Таня, бу хәлне күреп, сездә гел шундый конвейермы дип, бик гаҗәпләнде. Аннары үзе дә ияләште. Әни телне йотарлык итеп ризык әзерли иде, бигрәк тә бәйрәм ашларын. Ә керәшендә, үзең беләсең, бәйрәмнәр күп!

Ул җыйнак кына, бәләкәй генә гәүдәле булса да, сулышы иркен, тавышы моңлы иде. Аш-сулардан бер дә калдырмыйлар иде әнкәйне. Башлап җырлаучы булып йөрде ул мәҗлесләрдә. Безнең театр артистлары авылда гастрольдә, бездә кунакта булганда, өч сеңел – Софья, Мария, Ульяна, ягъни минем әни, – аларга өч тавышка җырлап, кич буе сыйлаганнар үзләрен.

Табын вакытында, бәйрәм җыеннарында җырлаганда әни, җырудан тукталып торып, кемгә нәрсә эшләргә икәнлеген күрсәтә иде дә, туктаган урыныннан кабат җырлап китә иде. Әйтерсең, эчтә көйләп куйган бер механизмы бар. Ә әти аны һәрчак, исе китеп, йотлыгып тыңлый белә иде.

ЗӘЙ БАЗАРЫННАН КАЙТКАН «КЫДЫЛ БОДАУ»

– Без атеизм хөкем сөргән чорда үстек. Мәчеттә – мәктәп, чиркәүдә клуб иде. Мәләкәс авылында Питрауны нәкъ 12 июльдә бәйрәм итәләр. Бөтен тирә-як керәшеннәре Төнге Питрауга җыела. Кичкә таба ак җон носкиларын, җалтыраткан калушларын кулга алалар да, түтиләр, агайларны ияртеп, бәйрәм күлмәкләрен күтәреп, Зичә елгасын ерып чыгып, тауга менеп китәләр. Тауның аръягында – Мәләкәс. Зичә буенда авыл советы председателе һәм җирле идарә кешеләре аларны туктатырга маташа. Тик туктатып кала алмыйлар барыбер.

Безнең авылда Татар очы һәм Керәшен очы бар иде. Татар очындагы мәчетне Мәннан хаҗи абзый төзеткән. Ул заманында тегермәннәр тоткан, бик хәлле, гадел кеше булган. Минем әтине ындыр артында лобогрейка белән урак урып йөргән җирендә күреп алып, яхшы түләрмен, кил тегермәнгә, дип, үзенә эшкә алган. Әти дөбер-шатыр әйләнгән тегермәннең боз сала торган урынына уклау кебек бер таяк кыстырып куеп, аның тавышын басу җаен тапкан. Хаҗи абзый аңа зур рәхмәтләр укып, үзендә эштә калдырган, ярдәм иткән. «Миннән бер постау костюм – күчтәнәч!» – дигән. Әтинең, бай сүзендә торды, урыны оҗмахта булсын, дип искә алганнарын әле дә хәтерлим. Менә шул хаҗи төзеткән айлы мәчеткә башлангыч класска укырга йөрдек без.

Искиткеч матур мәчет иде ул! Ул елларда, галимнәрдән ишеткәнем бар, Татарстанда ае киселмәгән өч кенә мәчет калган булган икән. Шуның берсе – безнең Әхмәт мәчете. Бала-чага вакытта белмәгәнбез генә, үсә төшкәч төшендек: төннәрен, каравылчы Фазыл абыйдан мәчетне ачтырып, шунда кереп намаз укый торган булган авылның аеруча дини кешеләре. Мөхәммәт абзый исемле мөэзин бар иде авылда. Ул ясин чыгарга да барды, бала тугач та йөрде.

Чиркәвебез агачтан төзелгән иде, без инде аны «клуб» дип үстек. Хәзер аны сүттеләр, урынында хач тора. Без үскәндә керәшеннәр келәүгә Поповка дигән авылга йөри иделәр, анда иман укый торган керәшен кешесе булган. Ул чакта поплар юк, бала чумылдыруларны да шунда башкарганнар, күрәсең.

Безнең бәйрәмнәрне исә Татар очы да, үзебезнекеләр дә җыйнаулашып бәйрәм иттек гел. Күкәй җыюлар, тәгәрәтүләр дисеңме. Май чабу вакытында бөтен тирә-як авыллары базарга килә. Ул да уртак җыенга әверелә.

Көнкүрештә, бәйрәмнәрдә аерылу юк иде, әмма сөйләмдә – бар. Моның серенә һаман төшенә алганым юк: югыйсә бер совет мәктәбендә укучы балалар бит, бер авылда яшәүче, әмма Татар очлары «кыдыл бодау» дип сөйләшә, без, Керәшен очлары, рәхәтләндереп зырылдатабыз. Тегеләрне такмак әйтеп үрти дә идек хәтта: «Безнең әти Зәй базарыннан кызыл бозау апкайтты, үзе таза, үзе симез, үзе зерә зур!» Ә алар «з» хәрефен әйтә алмагач, нишләсеннәр, кабатларга оялалар инде.

ДИН – СӘЯСӘТ ТҮГЕЛ, ДИН – ИМАН

– Миңа соңгы вакытта дин белән сәясәтне бергә укмаштыра башлаулары ошамый. Дин – сакраль әйбер, ул иман, кешенең эчке инануы. Ә хәзер ничек килеп чыга? Маяковскийның теге атаклы шигырендәгечә: «Мы говорим Ленин, подразумеваем – партия, мы говорим партия, подразумеваем – Ленин», дигәндәй. Бу – куркыныч юл. Беркайчан да дин белән милләт арасына тигезлек билгесе куярга һәм динне сәясәткә тыкшындырырга ярамый. Яшәсен мәхәлләләр үз рухани тормышы белән, халыкны агартсын, аруландырсын. Һәр дин вәкиле – үзенекен. Ә дәүләт эше белән белдекле, акыллы сәясәтчеләр шөгыльләнсен, поплар да, имамнар да, раввиннар да түгел.

Милләт, этнос, субэтнослар мәсьәләсенә килгәндә, иманым камил: аларны, иң беренче чиратта, тел саклый, гасырлар буе тупланган рухи кыйммәтләр – җырулары, биюләре, милли эшләнмәләре, уен кораллары, традицияләре. Диннәр безне, инде XXI  гасырда яшәсәк тә, һаман яу чабарга гына этәрә. Аяныч күренеш.

ЧИБӘР БИТ, КАҺӘРЕҢ!

– Бер районнан булсак та, булачак хатыным белән беренче мәртәбә Мәскәүдә генә очраштык. Түбән Биш авылында белем алабыз. Минем алдагы партада Кабан-Бастырык авылы кызы Зина утыра. Көннәрдән бер көнне бу Алабугада библиотека техникумында укучы ахирәтеннән хат алган, хат эчендә кечкенә генә фото да бар икән. Бөтен класс мәш килеп шул фотоны карый. Кулдан-кулга йөри торгач, миңа да килеп җитте. Нәкъ шул вакытта дәрес башланырга дәшеп кыңгырау шалтырады. Фото миндә калды. Бер карыйм, ике… Чибәр бит, каһәрең! Зинадан ул кызның адресын алып, Алабугага хат яздым. Җавап килмәде.

Институтка кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып, йөк машинасы кузовына утырып, Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китеп барам. Кирәк бит, каршы килүче йөк машинасы кузовында Зина кайтып килә. «Татый да Мәскәүгә китте, шуны озатып кайтып киләм», – дип кычкырды ул миңа.

Мәскәүгә килдем, укулар башланды. Башта уй: «Татый кайсы институтка керде икән? Библиотечныйгадыр инде…»

Көннәрдән бер көнне якташым һәм сабакташым Батулла белән җыендык та киттек Левобережныйга – библиотека институтына. Эзләп таптык. Татьяна Батаева дигән кыз, чыннан да, шушында укый булып чыкты.

Таня институтны бездән алданрак тәмамлап, Казанга кайтып китте һәм Ленин библиотекасына эшкә урнашты. Без бер елга соңрак кайттык. Тормыш җиңел

генәбашланмады. Хезмәт хакы аз, вәгъдәителгән фатирлар бирелмәде. Хәер, без бит барыбер өйләнешәсе, дидек тә киттек ЗАГСка. Анда паспортны карадылар да, пропискасы юк икәнне күрделәр. Минем паспортныңсрогы да чыккан булды. «Сез кайда эшлисез соң» ・ дип сорадылар. «Театрда», ・ дим. Бик шөбһәле генәкарап: «Ах, театрда!» ・ диделәр дә безне бөтенләй борып чыгардылар.

Инде паспортны рәтләп, пропискаларга кереп, икенче тапкыр ЗАГС ишеген без өчәүләп ・ Таня, мин һәм улыбыз Владик ・ ачтык. Кияүегете булып Туфан Миңнуллин, кәләш ахирәте булып НәҗибәИхсанова бардылар. Ак фаталар, кара смокинглар киеп шаулатып туйлар үткәрмәсәк тә шөкер, гомер буе иңгәиңкуеп яшибез. Әтеге безне таныштырган шедевраль фото миндәәле һаман да саклана, хәзер инде гаиләальбомында, билгеле.

ПАРТНЕРШАЛАРЫМА ҺӘРЧАК ГАШЫЙК БУЛАМ

・ Миңа үз театрыбызныңиңчибәр, затлы актрисалары белән партнер булырга насыйп булды: Шаха, ягъни Шахсәнәм Әсфәндияровадан башлап, Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллиналарга кадәр. Инде хәзер, менә яшьләр белән уйныйбыз. Щепкинчыларга караган актрисалар турында әйтеп тәтормыйм, анысы табигый.

Партнершаларыма һәрчак гашыйк була идем. Ничек инде гашыйк булмыйсың・ син бит адәм баласы, таш кисәге түгел. Мин гомумән еш гашыйк булучан кеше, бар андый гөнаһым, аны яшермим дә Гашыйк булуны гөнаһка санарга яраса, әлбәттә Әмма Таня көнләшәторган хатын булмады, ул минем профессиям үзенчәлекләрен аңлады. Мин аңардан бик нык уңдым.

1-6

Татьяна белән Кызыл мәйданда. 1 Май, 1958 ел.

 

Гаилә мәхәббәте ・ ул бөтенләй башка нәрсә бит. Баштарак бер-береңә ияләшү холык-фигыльләрне өйрәнү аннары, инде уртак яшәеш нигезен булдыргач, бер-береңәтерәк булу, дус булу. Безнең Таня белән сөйләшер сүзебез бар. Мин ・ аны, ул мине хөрмәт итәбез. Ул ・ фән кешесе, мин・ иҗадирак шәхес. Хислерәктер дә бәлки. Ләкин шулай кызыграк та бит…

Гаиләне хатын-кыз саклыймы, ир-атмы ・ анык кына әйтә алмыйм. Төрле гаиләдә төрлечә дер. Безнең бу мәсьәләне анализлап утырганыбыз булмады, ничек булдыра алдык, шулай яшәдек.

ОЧРАКЛЫ БУЛМАГАН ОЧРАКЛЫК

«Мин сәхнәгә очраклы килеп эләктем», ・ дияргәярата ул. Әмма кояш астында бер генә нәрсәдә очраклы түгел. «Щепкинга укырга барганда үз районыбызның тирәяк авылларның атказанган артисты идем инде мин», ・ ди дәкөлеп җибәрә Николай дәдәй. Әсәбәпчесе ・ Түбән Биш мәктәбендә аларны укыткан әдәбият укытучысы Мәрвәрия Җиһаншина. Ул, укытырга кайтканчы, Казанда театр белән сихерләнгән була. Мәктәп укучыларына Камал театры спектакльләре турында сөйли, сөйләп кенә калмый, уйнап та күрсәтә Балаларны җыеп, драма түгәрәге оештырып җибәрә

・ Мин туып-үскән яклар ул чакларда бигрәк караңгы яклар иде. Менәшул кара авыл малае Мәскәүнеңданлыклы уку йортына укырга керсен инде! Казаннан озатканда безне кисәттеләр: кайда эләккәнегезне белегез, бу һәркемгә тәтеми, белем туплагыз, җүләр сатып йөрмәгез.

Педагогыбыз Гладков искиткеч кеше иде. Табигый, мантыйклы итеп уйнарга өйрәтте. Театрда «раствориться в актере» дигән төшенчәбар. Үзе күләгәдәкала ・ галиҗәнап актерга бирәиде бөтен мөмкинлекне. Мәскәүдәукыганда, безгәчын мәгънәсендә мәдәни ликбез уздырдылар. Махсус беркетелгән кураторыбыз бар иде: бөтен театрларга, музейларга, истәлекле урыннарга йөртеп чыкты. ИЗО дәресләре Третьяковкада уза иде! Йосыпов, Шереметьев сарайлары, Останкино, Лев Толстой утары, ВДНХ ・ берсе дәкалмады…

Большой театрда беренче күргән спектаклем «Князь Игорь» булды. Андагы кыпчаклар биюеннән әсир булып, күземәяшь килде хәтта. Икенче спектакль «Король Лир» иде. Һич онытасым юк: спектакль бетми дә бетми. Ярар, театр шулай булырга тиештер инде, дип, сабырымны җыеп утырам да, утырам. Театрдан чыкканда карасам, икенче ун минут. Бөтенләй кәефем китте. Без дәшулай озак итеп, төнгәкадәр уйнарбыз микәнни артист булгач? Тулай торакка җәяү кайттык ул төнне. Баксаң таҗиклар куйган спектакль «Король Лир»ның кыскартылмаган, темпоритмы көйләнмәгән варианты булган икән.

Соңгы курсларга җиткәндә, Малый театрның сәхнәсендә андагы олпат артистлар белән бергә массовкага чыгу бәхете тәтеде. Мин «Макбет», «Стакан воды», «Когда горит сердце» спектакльләрендә катнаштым. Хезмәтебез өчен акча да түлиләр иде: репетиция өчен – 1 сум, спектакль өчен – 1 сум 50 тиен.

Ул зур мәктәп булды: һөнәргә өйрәнү мәктәбе дә, тормыш мәктәбе дә. Күп милләт вәкилләре белән аралашып, укмашып яшәдек. Шәриктәшләрем хәзерге көндә Россиянең һәм Европа театрларының әйдәп баручы актерлары һәм сәнгать эшлеклеләре.

ОҖМАХ КАПКАЛАРЫ АЧЫЛГАЧ…

Камалга кайткач, оҗмах капкалары ачылгандай булды. Безне бит көтеп алдылар, шунда ук, бер-бер артлы рольләр бирелде, рәхәтләнеп уйна гына. Артистның роле булса, ул инде бәхетле дигән сүз. Роль катлаулы, тирән дә булса – икеләтә бәхетле!

Миңа төрле режиссерлар белән эшләү бәхете тәтеде. Марсель белән без театр мохитендә генә түгел, ә көндәлек шартларда, табигатьтә, дачада, балыкта да бергә була идек. Бик күп сөйләшергә, фикер алышырга туры килде. Ул репетициягә, актерлар янына спектакльнең әзер концепциясе белән килә торган режиссер булды. Ул сиңа образың нинди булырга тиеш икәнлеген әйтеп бирә. Ә көндәлек тормышта… утыра шулай Марсель аккан суга карап, ә үзе бөтен төеннәрне төйнәп, спектаклен төгәлләгән була.

Фәрит белән эшләү икенче – ул актерга образын уйларга, табарга, эшләп бетерергә, эчке каршылыкка барырга, үзендә «казынырга», ягъни рольне тудыру процессында аң-хис белән бәйле бөтен ресурсларын эшкә җигәргә мөмкинлек бирә. Уенга, «театральность»ка зур игътибар юнәлтә. Төрле стильләрне кулланып карарга, абсурдка, пародия, фарска йөз борырга да мөмкин. Ләкин ул әнә шул театральлек, беренче карашка «җиңел» күренгән форма аша бик тә тирән, фаҗигале әйберләрне үтемле итеп җиткерә белә тамашачыга. Аны да, актерны да нәкъ менә шулай дөрес булуына ышандыра.

1-11

Балыкчы Дунай.

БАЛЫК ТЕЛЕН ДӘ БЕЛӘМЕ?!

Ринат Таҗетдинов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:

– Мин аның студентларны укытуы турында рәхәтләнеп әйтә алам. Профессор булуы да күп нәрсә турында сөйли. Чөнки укыту ул – аерым бер талант. Мин үзем укыта алмадым, вакытым да аз иде, дөресен генә әйткәндә, курыктым да. Дунай курыкмады.

Ул күп укый торган, белемле кеше, каләме бар, бик күп пьесалар тәрҗемә итте. Аның тәрҗемәсе шәп була, бу эш тә зур талант сорый.

Дунай белән балыкка чыксаң, хурлыкка каласың. Ул 10 кг балык тота, ә син бер-икене генә эләктерәсең. Ачу килә бит. Әллә минәйтәм, ул балыкларның телен беләме икән? Ничек шулай аңа гына эләгә соң? Әнә шундый уңган һәм булган ул безнең Дунай.

Раушания Юкачева, Татарстанның халык артисты:

– Без театрга килгәндә, щепкинчылар безнең өчен олы шәхесләр иде. Репертуарны тартып баручы, төп рольләрне башкара торган карап туймаслык артистлар. Наил абыйга залда утырганда да гашыйк буласың. Ул һәрвакыт синең хәлеңне сорашыр. Балык киптерә дә, безгә күчтәнәчкә китерә. Ул тоткан балыкларны күп ашадык.

Рабит Батулла, Татарстанның халык язучысы:

– Дунай һәр эшендә, һәр шөгылендә дә үҗәт булып яшәде. Йә, нәрсә калган инде ата кешегә, бабай кешегә зәмһәрир суыкларда боз ватып, бәке тишеп, кармак салып, сәгатьләр буе чиерткәнен көтеп утыру? Җәйге эссе челләләрдә? Юкса Дунай үзе балык яратмый, дусларына өләшә эләккән балыкларын.

Ул җанатар да. Хоккей белән футбол ярышы буласы көнне Дунай үзенә урын таба алмыйча йөри. Сәхнәдә эше булмаса, һичшиксез, ул стадионга чабачак яки телевизор экранына ябышып утырачак.

Автор: Луиза Янсуар / Фотограф: Юлия Калинина, Наил Дунаевның шәхси архивыннан 
"Татарстан"

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гажэеп олы хормэткэ лаек шэхес. Керэшеннэрдэ шундый олпат затларнын булуы белэн чиксез горурланам! Сезгэ ныклы саулык, озын Гомер телим