Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Сөйдерәсең" җыры Татьяна Ефремованың киләчәгенә йогынты ясаган

"Сөйдерәсең" булмаса мин башка шәһәргә күченгән булыр идем", - ди Татьяна

Бүгенге көндә яраткан җырчың белән якынрак танышыр өчен, Инстаграмга кереп, аның шәхси аккаунтына да язылу җитә. Анда җырчылар үзләрен "йолдызлар" кебек тотмый. Гади тормыш белән яшәүче кеше булуларын күрсәтәләр.

Керәшен чибәре, яшь җырчы Татьяна Ефремованың да Инстаграмда шәхси аккаунты бар. Бүгенге көндә аңа 3435 кеше язылган. Җырчы аккаунтын бик гади һәм ихлас алып бара. Монда аның иҗади тормышын да, гаиләсен дә, дусларын, туганнарын да күрергә була. Подписчикларының сорауларына җавап бирер өчен  ул "Татьяна Ефремова белән "Сорау-җавап" дигән видеолар да төшерә. Анда җырчы иң кызыклы һәм оригиналь сорауларга җавап бирә.

Шул видеоларның берсендә ул "Киләчәктә башка шәһәргә күченергә теләмисеңме?", дигән сорауга җавап бирә. " "Сөйдерәсең" булмаса мин башка шәһәргә күченгән булыр идем", - ди Татьяна. Н.Җиһанов исемендәге консерваторияне тәмамлаганнан соң, ул үзен Кубаньның казаклар хорында сынап карарга теләгән икән. "Сөйдерәсең" җыры һәм тамашачыларның реакцияләре Татьянаның бу карарын үзгәрткән. Чөнки җырны барлык тамашачылар да яратып кабул итәләр. Бу кызны сольный иҗат юлы буенча китәргә этәрә.

Видеода Татьяна бу һәм башка төрле кызыклы сорауларга җавап бирә.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев