Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Свияжск утравында "Бәрмәнчек бакчасы" II Республика керәшен православие мәдәнияте фестивале узачак

Фестиваль керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Керәшеннәре иҗтимагый оешмасы ярдәмендә уздырыла.

8 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Свияжск тарихи-мәдәни тыюлыгында «Бәрмәнчек бакчасы» ("Вербицы сад") II Республика керәшен православие мәдәнияте фестивале узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның хәер-фатихасы белән ТР Керәшеннәре иҗтимагый оешмасы ярдәмендә үткәрелә.

Фестивальнең төп максаты – балалар һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларны дини һәм этник сәнгатьтә музыкаль-поэтик, декоратив-гамәли иҗат кыйммәтләре белән таныштыру; Татарстан керәшеннәренең чиркәү җырлары, шигъри, тел традицияләрен саклау һәм үстерү; хор төркемнәренең башкару осталыгын үстерү, чиркәү һәм фольклор коллективларының репертуарын киңәйтү.

Чараның программасы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышын, шигырь сөйләүчеләр, дини җыр башкаручылар бәйгесен, кул эше осталарының иҗат җимешләре тәкъдим ителгән күргәзмәне үз эченә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев