Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Старт бирелде

Декабрь аенда "Туым Жондозы" - "Рождественская звезда" IX Бөтенроссия керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваль-конкурсы старт ала. Фестиваль үз өстенә керәшен музыка иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалауны, үзенчәлекле ансабль һәм солистларны, халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларны табуны максат итеп куя. Сайлап алу турлары Татарстанның биш зонасында - Балык Бистәсе, Кайбыч, Балтач, Чаллы...

Республикада үтәчәк сайлап алу зоналарының билгеләнгән көннәре:

1. Балык Бистәсе зонасы. Үз эченә Балык Бистәсе, Питрәч, Алексеевск, Чистай, Менделеев, Теләче районнарын ала. 7 декабрь, Район мәдәният йорты, 10.00 сәгатьтә.

2. Балтач зонасы. Үз эченә Балтач, Кукмара, Арча, Мамадыш районнарын ала. 8

декабрь, Район мәдәният йорты,

10.00 сәгатьтә.

3. Кайбыч зонасы. Үз эченә Кайбыч районын ала. Сайлап алу туры Иске Тәрбит авылының клубында уза. 14 декабрь, 11.00 сәгатьтә.

4. Чаллы зонасы. Үз эченә Чаллы шәһәрен, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Сарман, Тукай, Яңа Чишмә, Түбән Кама районнарын ала. 15 декабрь, "Родник" Халыклар дуслыгы йорты, 10.00 сәгатьтә.

5. Казан зонасы. Үз эченә Казан шәһәрен, Лаеш һәм Яшел Үзән районнарын ала. 12 декабрь, Халыклар дуслыгы йорты, 11.00 сәгатьтә.

Алабуга шәһәрендә йомгаклау туры 18 декабрьдә, "Иллюзион" кинотеатрында узачак.

Фестивальнең Гала-концерты Казан шәһәренең Яшьләр үзәге концерт залында 2017 елның 14 январенда узачак.

Яңалыкларны безнең сайттан (www.tuganaylar.ru) күзәтеп барыгыз.

Тел.: 8 (843) 511 45 94, e.mail: tuum-jondozo@mail.ru, ook-rt@rambler.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев