Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Солдат кулъяулыгы

Әтием Михаил Максимов истәлегенә багышлана "Уфаларга бардым әле Уфа суы тәмлегә, Бир кулыңны, мин дә бирәм Айрылмаска мәңгегә..."

Шушы матур сүзләр чигелгән кулъяулык безнең гаилә өчен иң кадерле әйберләрнең берсе. Ул - әти белән әнинең мәхәббәт билгесе. Ул - Күселәр Мишасы белән Тешсезләр Валясының бер-берсенә биргән вәгъдә сүзләре.

Әлеге кулъяулык чигелгәнгә инде 40 еллап вакыт үтеп киткән... 40 ел буе бу кулъяулыкны саклап, кадерләп, ел саен өй киендергәндә, аны да хәстәрләп, үтүкләп, сервантның киштәсенә өчпочмаклап салып куябыз...

1977 елның көзендә Мамадыш районы Ташлыяр авылында Күселәр Иваны белән Үлкәнең өченче малайлары Мишаны армия сафларына чакырып повестка килә. Чандыр гына гәүдәле, озын буйлы, кара чәчле, шаян бу егетне авылда өлкәннәр дә үз итә, яшьләр дә хөрмәт итә, күз атып йөргән кызлар да күп була. Тик аның күңеле якын күргәне берәү генә була шул. Тәкәнеш авылында Тешсезләр Микулае белән Питиләр Лизасының олы кызлары Валя, кискенрәк холыклы булса да, бик оялчан, сабыр, тырыш кыз булып үсеп җитә. Үзенең сабырлыгы белән Мишаның күңелен яулый да инде ул. Ел буе дуслашып йөргәннән соң, армиягә китәр алдыннан Валя да Мишага җавап бирергә була.

Солдатка китәсе егеткә кулъяулык чигәр өчен, күңеленә ошардай чәчәк рәсемен бик озак эзли кыз. Кунакка баргач, өстәлдәге клеенкада җәелеп чәчәк аткан кып-кызыл роза чәчәген күреп ала. Янында роза бөресе, зәңгәр, алсу чәчәкләре дә бар. Нәкъ шул рәсемне Валентина кулъяулыгына төшереп алып чигәргә була. Вак-вак атлатып, ялтыравык җепләр белән матурлап, бик тырышып башкарып чыга ул аны. Дүрт почмагы да чигүле, кыр-кырлары нәфис кенә челтәр белән бизәкләп эшләнгән кулъяулык сәнгать әсәрен хәтерләтә.

Егетнең дә күңеленә хуш килә мондый бүләк. Кыз егетне армиядән көтеп алырга, егет кызга вәгъдә төсе булган кулъяулыкны саклап тотарга сүз бирә. Ике ел буе солдатның куен кесәсендә, йөрәк түрендә йөри бу бүләк. Иптәшләре, мондый кулъяулыкны алыр өчен, алмашка ниләр генә тәкъдим итеп карамыйлар. Тик Миша бернәрсәгә дә ризалашмый. Шулай ике ел вакыт үтеп тә китә.

Валентина белән Михаил биргән вәгъдәләренә тугры калып, гаилә корып җибәрәләр. Тормыш үз вакытында төрлечә сыный яшь гаиләне. Бернигә дә карамастан алар, матур пар булып, безне өч кызны аякка бастырып, үрнәк гаилә булып, 35 ел бергә гомер кичерделәр. Кызганычка каршы, әтиебез инде мәрхүм. Ә әлеге кулъяулык, матур мәхәббәт билгесе булып, өй түрендә кадерле урын алып тора.

Светлана Максимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәхәббәт гаилә кулъяулык солдат кулъяулыгы