Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сказка” толерантлыкка өйрәтә

Түбән Кама районының Красный Ключ поселогындагы “Сказка” бакчасына йөрүче балаларда, шушы җирлектә яшәүче төрле милләтләрнең культурасын, бәйрәмнәрен, йола үзенчәлекләрен өйрәтү аша, толерантлык һәм Ватанны ярату хисе тәрбияләргә омтылабыз

Балаларда, кечкенәдән үк, үзара дуслык һәм патриотлык хисләре булдырырга кирәк. Үзеңнең әти-әниеңне, бер төркемгә йөрүче иптәшләреңне һәм туган төбәгеңне яратырга өйрәнмичә, үз илеңнең чын патриоты була алмыйсың. Син туган төбәктә кешеләр элек ничек көн иткәннәр? Нинди традицияләре, гадәтләре, бәйрәмнәре булган? Өйләрен ничек бизәгәннәр, җиһазлардан нәрсәләре булган? Бакчада без балаларга боларның барысы турында да сөйлибез. Идел буенда яшәүче керәшен, чуваш, башкорт, мари, мордва, удмурт һәм башка халыкларның фольклоры, тел һәм милли үзенчәлеге белән таныштырабыз.

Узган ел үзебезнең Түбән Камадагы керәшен җәмгыяте белән берлектә эшләнгән “Традицияләрне саклаган хәлдә, киләчәкне төзибез” проекты Президент грантына лаек булды. Грант акчасына керәшен, татар, рус һәм  чуваш милли сәхнә киемнәре тектердек, балалар музыка уен кораллары алдык. Уку елы башында, проектны тормышка ашыру максатыннан, бакча балаларына төрле милләтләрнең фольклорын, үзгә көйләрен, биюләрен өйрәтүгә керештек. Балаларыбызның осталыгын бакчада оештырылган бәйрәмнәрдә ата-аналар югары бәяләде. Шул ук узган елның көзендә “Веков связующая нить” дигән муниципаль фестивальдә, Красный Ключ поселогының “Баш чишмә”керәшен фольклор ансамбле белән берлектә, “Урам көе” композициясен күрсәттек.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, ә ТАССР оештырылуның 100 еллыгына багышланган районкүләм үзешчән сәнгать фестивалендә керәшеннәрнең “Парлы бию”ен башкарып, бакчабыз балалары икенче дәрәҗә дипломант булдылар. 

Тручында исә бакчабыз  ишегалдында мәктәпкәчә төркемдәге балалар өчен “Ак каен”  бәйрәме уздырдык. Балалар, йола буенча,яшел яфраклы каен ботакларына тасмалар бәйләделәр. Бәйрәмне керәшен җырлары, милли уеннар ямьләде...

Роза  Әхмәтова җитәкчелегендәге “Сказка” хезмәткәрләренең балаларда үзара дуслык һәм һәр милләткә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән бу эшчәнлеге җирле керәшен җәмгыяте председателе Тамара Баһаветдинова тарафыннан югары бәяләнеп, Рәхмәт хатына лаек булды.

Тиздән көзге муллык бәйрәме булган Покрау җитә. Бакчабыздагы балаларны Покрау көне үзенчәлекләре, бу бәйрәм табынындагы милли ризык –  чөгендер, кишер кебек яшелчәгә ярма кушып пешерелә торган пируг һәм башкалар белән таныштырырга җыенабыз. 

 “Туганайлар” газетасы, башлыча, керәшеннәр өчен булгач, бу язмада сүз бакча балаларында керәшен культурасына, йолаларына  карата хөрмәт уяту максатыннан оештырылган бәйрәмнәр, шөгыльләр турында гына барды.

“Сказка”да, әлбәттә, барлык милләтләрнең дә мәдәнияте, үзенчәлекләре өйрәнелә. Чөнки төп максатыбыз – һәрьяклы үсешкә ия булган, һәр милләткә дустанә карашта торучы шәхесләр тәрбияләү.

 

Надежда КУЗЬМИНА,

“Сказка” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Фотода: “Сказка” бакчасы балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев